Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Яшәү – бары мизгел

Тотып булмый куып дөньяны, Үлчәнмәгән аның мизаны. Белсәк иде, яшәү – бары мизгел, Ә үзебез – еллар тузаны.

Мәкальдән хата эзләү

“Картлык – шатлык түгел”

Гомер үтте хата эзләп,
Укучы дәфтәреннән.
Өйрәнгән гадәт китми шул,
Картайгач та адәмнән.

Бүген мәкальдән хатаны,
Эзлимен эле “тәмләп”.
Картлык ник шатлык булмасын,
Яши алсаң, әйбәтләп?

Нигә шатлык булмасын ди,
Йөргәндә аягыңда,
Колакларың ишеткәндә,
Күзләрең дә күргәндә,
Зиһенең сау булганда,
Гел догада торганда?

Кеше гомеренә кеше керми, –  
Язылганын үтсен, күпсенмик.
Иртә китүчеләр бик кызганыч,
Картаю ул үзе бер бәхет.

Син – мин ул!

Кем дип дәшим сиңа?
Апамы син миңа, сеңелкәшме?
Йә ханыммы? Йә бер ялгыз ана?
Кем генә булсаң да...
Син бик таныш миңа!
Үтә таныш!
Син – мин бит ул!
Минем үткәнем.
Кил яныма, дустым, тартынма!

Башка төшкән кайгы-сагышларны,
Бүлешкәннәр элек-электән.
Язмышың өчен син гаепле түгел,
Бәндә тәкъдиренә береккән.

Тоемларбыз, бәлки, бәгырьләрнең
Мәңгелектән иңгән өннәрен.
Югалганнар табылмасын беләм,
Аңлыйм ла мин аның кадәрен.

Кил, ярдәмчең булыйм, киңәшчең,
Бик авырдыр ялгыз башыңа.
Күкрәгемә куйсаң йөрәгеңне,
Тыңлармын мин аны тын гына.

Кил яныма, зинһар, тартынма
Син – мин ул!

“-рәк” кушымчасы турында

Яңгул, Яңгул инде, диләр,
Кечкенә авыл түгел.
Тик, нигәдер, зур авылдан
Кечегә тартты күңел.

Мәктәптә укулар бетеп,
Каникул башлануга.
Хезмәт чирегенә чыктык,
Табигать кочагына.

Иртә яздан эш башланды,
Чөгендер басуыннан.
Утау, сирәкләү, кисү, төяү –
Барысы да балалардан.

Эх тә димәде, берсе дә,
Эшләделәр ихластан.
Заманасы шундый иде,
Мин аны бик сагынам.

Күпчелек вакыт, нигәдер,
Аяк Борнакка тартты.
Җәяү йөрү туйдырмады,
Рәхәт иде шулчаклы.

Нәтиҗә ясаган чакта,
Әйтеп куйдым шул, өстәп,
Яңгул балалары эшчән,
Борнаклар – эшчәнрәк.

Шул “-рәк” кушымчасы өчен,
“Эләкте” миңа әзрәк.
Яңгул балалары хәтта,
Үпкәләде... Ни хикмәт!

Инде авырлыклар килгәч,
Минем үземә төбәп –
Күңелдә һаман кушымча,
Йөрәктә һаман шул “-рәк”:

Ә барыбер минем хәлемне,
Борнаклар аңлый күбрәк.
Яңгуллылар да шәфкатьле,
Борнаклар – шәфкатьлерәк!

Мин сагынам чәчәк чагыңны

(Сания Латыйпова истәлегенә)

Салавычны үтеп киткән саен,
Ачылып китә хәтер дәфтәрем.
Күп иде бит газиз кешеләрем,
Күрдем күпме язмыш хәтәрен.

Таныш зират. Менә тагын
Актардың бит әле җанымны.
Кабереңдә чәчәк бәйләмнәре...
Мин сагынам чәчәк чагыңны.

Уйларымны сүтәм, һаман сүтәм,
Кем җиткән соң аның очына?
Ә без таныш кына идек мени?
Танышкан чак әле дә исемдә...

Яшибез без шулай тиеш сыман,
Күбәяләр һаман каберләр.
Күз яшьләре тама бәгырьләрдән,
Үкенечле безнең гомерләр.

Дисеннәр

Мине һаман артык горур, диләр,
Әшәке дә, диеп өстиләр.
Бер кирәксез түмгәк түгел лә мин,
Сөйләсеннәр, әйдә, дисеннәр.

Кешеләргә әле кирәгем бар,
Ничек кенә кирәк әле мин!
Бүген шуны эшлим диеп,
                                 план корсам,
Көтмәгәндә, чылтырый телефон:

«Укол гына кадап китмәссенме?
Шуны гына язып бирмәссеңме?
Корт аерды – җыясы бар иде...
Синсез булмас, килче зинһар, Энҗе!?»

Кырык эшем кырык якта
                                      кырылса да,
Каршы килмим беркайчан да.
Кешеләргә кирәклегем
                                     белеп яшим,
Моның белән мин бәхетле,
                                  мин шат кына!

Мин тормышның үзе кебек кырыс,
Табигатьнең үзе кебек чуар:
Үзгәрәм дә торам кырыкка... –
Кемнең кем икәне үлчәнә, тик,
Эш-гамәле белән халыкта.

9999лы

Гөнаһ шомлыгына каршы мәллә,
Тугыз саны басты дөньяны.
Рекламаның кайсына карама,
Тугыз, тугыз, тугыз, тугызлы.

Кызык булып китте әле менә,
Балачакка хәтер яңарды.
Син бит диеп туксан тугызлы,
Үрти идек шулай дусларны.

Шөрепләрең җитеп бетми, имеш,
Чигәдәге бармак – ишарә.
Алар һәрчак тере булды, хәтта,
Якын дуслар шулай көлсә дә.

Үзебез дә сәер, гамәлләр дә,
Сорау бимазалый бу җанны.
Әллә соң шул туксан тугызлылар,
Дөньябызга хуҗа булдымы?

Робагыйлар

Хуҗасы саран этләр
Карактан өмет итәр.
Бер сынык ипи ташласаң,
Тагын килүең көтәр.
*        *        *
Дус булсаң да туксан тугыз ятка,
Сагынып көтә тик туган капка.
Әгәр инде сагынучың калмаса,
Карарсың икән соң кай тарафка?
*        *        *
Тәрбияле эт тә
Күзен алмый иттән.
Күпме мактасаң да,
Эт этлеген иткән.
*        *        *
Аерыр өчен куштанны дустан
Төшеп кара соң биләгән посттан.
Асылын менә шунда аңларсың:
Кем сиңа якын, кем булган дошман?
*        *        *
Майсыз булса да коймак
Мактап ашыйдыр тыйнак.
Комсыз мәгънә белерме,
Салып бирсәң дә каймак?
*        *        *
Саф алтынны да тикшереп таныйлар,
Саф күңелгә дә шик белән карыйлар.
Ни хикмәттер,
           сайлый-сайлый арыйлар да,
Янә килеп, юньсезләргә тарыйлар.
*        *        *
Җиргә карап йөрүнең дә
                                    файдасы бар,
Борын чөйгәннәр ешрак абына.
Үзен әллә кемгә санап йөргәннәр дә,
Ахыр чиктә бер Аллаһка табына.
*        *        *
Гаделләргә таян, дускай, таянгач,
Таякка да кулай бит ул төз агач.
Таянганыңның кемлеген аңларсың, тик,
Намускаең җиргә салып тапталгач.
*        *        *
Түрә булып алса түмәр,
Түмәр белән тулыр түрләр.
Тилеләргә җай чыкса да,
Акыллылар һаман шүрләр.
*        *        *
Ят җимнәрне яраткан –
Әҗәл тапкан кармактан.
Ахыр чиктә авыз иткән
Табадагы каймактан.
*        *        *
Иң шифалы дәреслек –
Йөзгә бәргән дөреслек.
Без кебек тишеп чыгар –
Шыпырт эшләнгән этлек.
*        *        *
Йортында малы юкның
Эте дә гырлап йоклый.
Тормыш ике пар аякның
Тигез атлавын хуплый.
*        *        *
Бер үк җирдән, бер үк судан –
Берсе – җиләк, берсе – суган.
Бер үк гаиләдә җитлегә,
Капма-каршы ике туган.
*        *        *
Үстергәндә күрсәң михнәт –
Өстәлеңдә – тәмле икмәк.
Бу хикмәтне тоя белсәң,
Ишетерсең мең-мең рәхмәт.
*        *        *
Картлык – түгел эстафета таягы,
Кулыңнан берәү дә тартып алмый аны.
Алса да, ташлап калдырыр,
Фәкать булыр ул үз юлыңның маягы.
*        *        *
Ике яманга бер әйбәт яралган,
Шул мизгел үк гайбәт таралган.
Шулар артыннан йөгерә-куа,
Күпме кешенең йөзе каралган.
*        *        *
Сөйләргә ярамагач сүзләреңне башкага,
Тыел, миңа да сөйли башлама.
– Сиңа гына әйтим әле, дускаем дип,
Зинһар өчен, башкаемны ашама.
*        *        *
Тол ягына бер абзыең койма корган,
Бер тактасын, ни өчендер, какмый куйган.
Шыпырт кына шул арадан чыккан чакта,
Кадагына кадалган да, харап булган.
*        *        *
Яшь чагың – уйнар чагың,
Карт чагың – уйлар чагың.
Урталыкта тырышмасаң,
Ни күрер башлар тагын?
*        *        *
Юләргә акыл саткан –
Үзе дә ахмак заттан.
Авызыңнан ни чыгасын
Уйларга кирәк баштан.
*        *        *
Кылган мең дә бер яхшың –
Юк итәдер бер шакшың.
Ышанмасаң, эшләп кара,
Сөткә салып, бер тамчың.
*        *        *
Алтын кыйммәте – күләмендә,
Акыл кыйммәте – гамәлендә.
Игелекләр генә кылыйк
Бу Җиһанда син дә, мин дә.
*        *        *
Күктәге торна тоттырмагач,
Кулдагы чыпчык та – карлыгач.
Үз тиңеңне белеп сайлаганда,
Калмассың бәхетеңнән ялангач.
*        *        *
Гомеремнең авырлыгын татып җилкәмдә,
Карап торам каршыма килгән җилкәнгә.
Үзәгемне өзеп искән ачы җилгә,
Соң чиккәчә, түземлекләрем җиткәнгә.
*        *        *
Тоеп яшәү йөрәк җылыңны –
Үз җаныңа сеңгән моңыңны.
Хәятыңда җыр – кыйблаң булыр,
Өзелеп сөйсәң туган ягыңны.
*        *        *
Сагыш тулы бер җыр җырладым,
Берара тын калды кырларым.
Күзем ачсам, күктә яшен уты,
Аңлата алмыйм шуннан калганын.
*        *        *
Йөрәгемнән кайгы акканда –
Күзкәйләрем эчкә батканда,
Иңнәремне баскан авыр йөкне
Көч табармын алып ташларга. –
Таянамын бары Аллаһка.
*        *        *
Терсәк якын, ләкин булмый тешләп,
Чынлап, тешләп булмый икән, нишләп?
Сөйгән яры хисләренә китсә, төкереп,
Егетләр дә елый икән, үксеп, үкереп.
*        *        *
Тик берсе дә түгел, минемчә,
Тик берсе дә түгел, синеңчә.
Безнең хәлләр үз өендә
Бием булган киленчә.
*        *        *
Таласа да җанны комсызлар,
Өркетсә дә юлда шыксызлар.
Догаларым укып юанганга  –
Яктырттылар юлны йолдызлар.
*        *        *
Бала дип узса да гомер,
Юк бит ата-анага кадер.
Нәрсә булыр иде икән Җирдә
Картлыктан башланса гомер?
*        *        *
Кешеме син, дөрләп янмасаң?
Янып, күмерләргә калмасаң?
Ә күршеңә кайгы килгән чакта
Җаным тыныч диеп суласаң?
*        *        *
Тотып булмый куып дөньяны,
Үлчәнмәгән аның мизаны.
Белсәк иде, яшәү – бары мизгел,
Ә үзебез – еллар тузаны.
*        *        *
Гомер узып киткән кай ара,
Җирләр, күкләр бергә бутала.
Әремнән дә әче язмышлар,
Җаннан-җанга күчеп шаяра.
*        *        *
Нигә икән төрле язмышлар?
Язмышлардан юк бит узмышлар.
Һәр кешедә бары бер язмыштыр,
Күптер, бәлки, күптер ялгышлар.

Яңгулның асыл егете - Наил Гыйләҗевка!

(авылдашлар соравы буенча)


"... Аллаһе Тәгалә бик күп кешеләрне пәйгамбәр кылмышдыр... Ул пәйгамбәрләр һәркаюсы адәмиләрдер..."
Гыйбадәт Исламия.


Әдәп, хөрмәт, җылы караш монда –
Җәннәт йорты шушы буладыр.
Кешеләрне сөендермәк эштән
Садә җаны ләззәт аладыр.

Милләтеңә ихлас хезмәт итү –
Дәверләрне үтеп хаклана.
Зур җаннарга гына насыйптыр ул
Халык биргән бөек тантана.

Үзеңнән соң гасыр яшәр эшең
Калса гына җирдә - ямең бар!
Зур ихласлык белән, баш иябез Сезгә,
Рәүф улы – Наил пәйгамбәр!

Энҗе Закирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шигырь