Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Яшь иҗатчылар: Рәйсә Абдуллина. Үзем турында сүзем

"Милли бизәкләр, халкыбызның бизәнү әйберләре, татар халкының кием- салымнары мине нык кызыксындыра. Язучы булмасам, бәлки мин тегүчелек һөнәрен үзләштерермен".

Мин - Абдуллина Рәйсә Илдар кызы, Башкортстанның башкаласы - Уфа шәһәрендә тудым. Хәзерге вакытта “Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе”нең 9нчы сыйныфында белем алам. Үзем бик актив, иҗадилыкны яратам. Һәртөрле чараларда бик теләп катнашам. Төрле районкүләм үткәрелгән ярыш-викториналарда катнашып, бик күп диплом-грамоталарга лаек булдым.

Портфолиодагы диплом-грамоталарымның саны гына да 65тән артып киткән. Бөтенроссия күләмендә туган (татар)әдәбиятыннан үткәрелгән олимпиаданың муниципаль этабында җиңүче булдым. 2021, 2022 нче елларда туган (татар) әдәбиятыннан район данын яклап, мәркәзебез Казанда үткәрелгән республика олимпиадасында - җиңүче. Татар теленнән VIII Халыкара олимпиадада призер булып танылдым.

Безнең гаиләдә тугыз бала. Мин – гаиләдә икенче бала. Иң олысы – абыем. Иң өлкән апа буларак, мин - әниемнең төп булышчысы. Эне – сеңелләремне тәрбияләүдә, иң элек мин ярдәмгә киләм. Әниемә ашарга пешерергә, юарга-җыештырырга яратам. Буш вакытларымда әдәби китаплар укырга яратам. Без авыл, мәктәп китапханәсендәге бөтен китапларны да укып бетердек инде, хәзер һәр атнаның бер көнендә, бик теләп, район китапханәсенә йөрибез. Безнең китап яратуыбызга, хәтта китапханәдә эшләүче апалар да шакката! Китап – белем чыганагы бит ул! Бу шулай булырга тиеш тә. Мин һәм ике сеңлем, бик яратып, сәнгать серләренә төшенү өчен, район сәнгать мәктәбенә йөрибез. Төрле музыка коралларында уйнарга, җырларга өйрәнәбез.

Минем буш вакытымда яраткан шөгылем – калфаклар чигү. Милли бизәкләр, халкыбызның бизәнү әйберләре, татар халкының кием- салымнары мине нык кызыксындыра. Язучы булмасам, бәлки мин тегүчелек һөнәрен үзләштерермен. Модельер, дизайнер бик мактаулы һөнәр бит!

“Вакытны заяга уздырырга ярамый!” дигән сүз минем тормыш девизыма әйләнде. Конкурсларга катнашу өчен дә интернет челтәренең мөмкинлеге чиксез. Шулай ук республикабызда нәшер ителүче газета – журналлар белән дә элемтә яхшырды. Берәр мәкалә язсаң, почтага йөгерәсе юк, интернет аша басманың электрон адресын табасың да, иҗат иткән мәкаләң, шигырең шундук редакциягә китә. Файдалы да, җайлы да.

Күзләреңә карыйм...

Күзләреңә карыйм,
Яшим сине көтеп,
Әйтәсеңне аңлыйм
Күңелемдә өмет...
Елмайсаң син әгәр-
Инде шәфәкъ иңде,
Күкләр җете зәңгәр.
Илгә көзләр килде.
Илдә көзләр төсе
Салкын җилләр исе...
Йөрәк арасында
Йолдызларга карыйм,
Сүтелмәслек күпер,
Сине шуннан эзлим,
Күңел арасында
Күзләремдә өмет,
Иксез-чиксез үткел
Яшим сине көтеп!
Сабырлыгым җитеп
Килерсең дип белеп
Күзләреңә карыйм,
Сүзләрең гел коры,
Сүзләреңне аңлыйм
Күкләр җете соры
Йөрәк аңлый алмый
Күңелемдә бозлар
Йөрәк үсеп елый.
Эремәсләр төсле
Эремәсләр инде...
Беләм, шәфәкъ иңде.
Күзләреңә карыйм,
Йөрәк әле үлмәс,
Әйтер сүзең аңлыйм...
Тик ул җылы күрмәс
Өмет инде сүнде,
Йөрәк сине көтәр
Йөрәк кенә тере.
Һаман хыял итәр!
Хыяллар да үләр,
Сине көтеп сүнәр,
Йөрәк шунда дөрләр
Көле күккә иңәр.
Илдә көзләр төсе
Салкын җилләр исе...
Чиксез офыклардан
кайтара алмам сине...

Төпсез киңлек...Уйлар...

Мин ярдәм сорыйм күктән
Тик анда тынлык кына
Шыксыз киңлекләрне ерт та
Ярдәмгә килеп кара

Йөрәк каткан, елап булмый
Бозлы кыраулар ява
Шомлы хисләремне ертып
Упкыннан алып кара

Соры төтен, шыксыз өйләр
Бертуктаусыз кар ява
Ап-ак бөртекләрне җый да
Йөрәгемне дәвала.

Соры тамчы. Көзге яңгыр
Төпсез киңлектә күпер
Көзге тамчыларны җый да,
Мине күпердән үткәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Афарин Рәйсә!!! Та ын матур - матур тапшырыу ар көтәбе !

    Теги: яшь иҗатчылар