Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Яшә, әти...

Гомер буе көчле булган әти Картайдың шул бик тиз, кинәттән. Тормыш дилбегәсе кулдан төшкән, Дәрт тә ташып тормый беләктән. Чир шаукымы көчен тартып алган Безгә терәк булган иңнәрдән. Бары җиңелмәгән йөрәк калган Егәр ташып торган көннәрдән. Картайдың шул вакытыннан алда. Гомер шундый: узмый торалмый... Тик күңелдә син һаман да көчле,...

Гомер буе көчле булган әти
Картайдың шул бик тиз, кинәттән.
Тормыш дилбегәсе кулдан төшкән,
Дәрт тә ташып тормый беләктән.

Чир шаукымы көчен тартып алган
Безгә терәк булган иңнәрдән.
Бары җиңелмәгән йөрәк калган
Егәр ташып торган көннәрдән.

Картайдың шул вакытыннан алда.
Гомер шундый: узмый торалмый...
Тик күңелдә син һаман да көчле,
Чөнки әти көчсез булалмый.

Тормыш йөген тартыр гайрәт бирә
Синең барлыгыңны белү дә.
Яшә, әти, безнең өчен бәхет,
Тулы бәхет "әти" диюдә.

Алсу Идрисова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250