Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Яшел чыршы, зәңгәр чыршы

Салаватның "Кызыл миләш, кара миләш" җырына ияреп. Ә зәңгәр һәм яшел чыршылар Балтачта район үзәгендәге "Татфондбанк" каршысындагы бакчада янәшә үсә. Шуларны күргәч, күңелгә шигъри юллар килде.

Парлап үсә өй каршында
Яшел һәм зәңгәр чыршы.
Бер-берсенә сыенышып,
Җырлаша ике җырчы.

Яшел чыршы, зәңгәр чыршы
Шаулап үскәннәр янәш.
Гади чыршы - кияү егет,
Зәңгәре гүя кәләш.

Яшел чыршы - гади, диләр,
Зәңгәрен затлы диләр.
Бер-берсенә пар түгел дип,
Аларны гел көнлиләр.

Язларда да, көзләр дә,
Җәен дә матур алар.
Мәхәббәтнең мәңгелеген
Алар шулай раслыйлар.

Саргаймыйлар сагышлардан,
Алтын көзләр җитсә дә.
Сыгылмыйлар - горур алар,
Җил-давыллар иссә дә.

Карлар яуды өсләренә -
Көмеш шәл иңнәрендә.
Һәр ел саен бизәлделәр
Яңа ел кичләрендә.

Яшелен дә, зәңгәрен дә
Бер көн килеп кистеләр.
Өй түремнең гүзәллеген
Алар алып киттеләр.

Бакчам гүя ятим калды,
Таба алмыймын ямен.
Әллә мәххәбәттә микән?
Бу дөньяның бар яме?

Фото: eli-tui-optom

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250