Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Яшьлегемә кире кайтмас идем

Яшьлегемә кире кайтмас идем, Әгәр, кайтыр юллар булса да. Каһәрләнгән яшьлегемне уйлап, Күзләремә яшьләр тулса да. "Яшьлегемә кире кайтыр идем"- Дип җырлыйлар бездә һәрдаем. Ә мин әйтәм, яшьлеккә кайтудан, Үзең сакла димен, Ходаем. Ник дисәгез, хәзер сөйләп үтәм, Ни күрдек без яшьлек таңында. Һәрвакыт ач тамак, төпсез ыштан, Үгезен дә...

Яшьлегемә кире кайтмас идем,
Әгәр, кайтыр юллар булса да.
Каһәрләнгән яшьлегемне уйлап,
Күзләремә яшьләр тулса да.
"Яшьлегемә кире кайтыр идем"-
Дип җырлыйлар бездә һәрдаем.
Ә мин әйтәм, яшьлеккә кайтудан,
Үзең сакла димен, Ходаем.
Ник дисәгез, хәзер сөйләп үтәм,
Ни күрдек без яшьлек таңында.
Һәрвакыт ач тамак, төпсез ыштан,
Үгезен дә җиктек, атын да.
Каһәр суккан сугыш, тартып алды,
Балачакны, ашны, әтине.
Шул каһәрле еллар баласы без,
Чебиле кул, ялан тәпиле.
Черек бәрәнгедән кәлҗемәнең,
Тәме тора әле дә авызда.
Пешкән икмәк белән шикәрле чәй,
Сирәк кунак иде табында.
Кычытканнан сыек шулпа эчеп,
Чыгып китә идек иртән без.
Без капмаган үлән калмагандыр,
Мин аптырыйм, әле дә исән без.
30 елга соңрак туган булсам,
Белер идем ничек яшәргә.
Яшьлегеңдә яшьнәп яшәү кирәк,
Әйтер сүзем шул, сез яшьләргә.
Сагынмыйм мин шуңа яшьлегемне,
Кайтмас идем кире, кирәкми.
Мин бүгенге көндә бәхетлемен,
Мондый картлык, һәркемгә эләкми.
Ни ашасам, эчсәм, бар да алда.
Кисәң кием, җылы өем бар.
Бер Ходайга шөкер кылып яшим,
Янәшәмдә карчык, оныклар.
Фото: http://www.irk.aif.ru/society/1454536

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250