Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Яшьләр өчен дә үтемле (+фото)

9 март көнне Ор авылы клубында озак яшәгән парларны хөрмәтләп, "Пар алмадай парлы булып,тигез гомер итәбез"дип исемләнгән кичә үткәрелде.

Кичәгә авылыбызның тигезлектә озын гомер итүче үрнәк гаиләләре чакырылды. Балалары, оныклары котларга килделәр.Һәр гаилә сәхнәгә чакырылды. Аларның тормыш юлы экраннарда яктыртылды. Сораулар бирелде һәм алар хөрмәтенә концерт номерлары башкарылды. Чара ахырында һәр гаиләгә Рәхмәт хатлары, юбилей медальләре тапшырылды. Бу чара тамашачыларга һәм юбилярларның үзләренә дә бик ошады. Мондый чараларны ешрак үткәрергә кирәк дип саныйм. Беренчедән, халык мәдәният учакларына күпләп тартыла, икенчедән, авыл халкы белән жылы мөнәсәбәт урнаша, яшьләр өчен дә бик үтемле тәрбияви чарасы булып тора.

Раушания Гайнуллина,
Ор клубы мөдире.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гаилә бәйрәме