Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Яшьләр көне ничек узды? (+фото)

Яшь кешеләр – илнең киләчәге, ләкин алар бу турыда үзләре дә бик сирәк уйлана. Шуны искә төшерү максатыннан, безнең илдә ел саен 27нче июнь көнне Яшьләр көне билгеләп үтелә.

Әлеге бәйрәмнең тарихы 1958нче елда Советлар Союзында ук башлана. Июньнең соңгы ял көнендә нәкъ шул елдан башлап, ел саен Совет яшьләре көне бәйрәм ителә торган була. Соңрак бу бәйрәм Россия яшьләре көненә әйләнә һәм ел саен 27нче июнь көнне үтә башлый.

Бу елның да 27нче июнь кичендә Балтачның үзәк ял паркында яшьләр көне уңаеннан үткәрелгән бәйрәм гөрләде. Бәйрәм ZOORZOOM Party исеме астында,район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге ярдәме белән үткәрелде.

Иң элек район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров районда яшьләр сәясәтен алып баруда зур ярдәм күрсәтүчеләрне бүләкләде.“Хыял” яшьләр үзәгенең баш бухгалтеры Әлфия Маннапова, “Форпост” үзәге җитәкчесе Фердинанд Гыйлемҗанов, яшьләр эше һәм спорт бүлеге белгече Айсылу Нуриева һәм “Хыял” яшьләр үзәге коллективы районда яшьләрнең яшәешен яхшырткан өчен рәхмәт хатына лаек булды. (Язманың дәвамы газетаның 25нче санында).


Миләүшә Халикова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яшьләр көне