Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Яшьләр сәхнәләрдә ут уйната (+бик күп фото)

Яшьлек. Бу сүздә күпме матурлык, өмет, бәхет, чиксезлек, хыял. Менә  шушы чиксез хыялларны чынга ашыру максатыннан, яшьләр арасында «Яшь буын-2020” бәйгесе игълан ителде.

Бәйге 4 зонада барды. Ә Гала-концерт 1 февраль көнне Балтач мәдәният үзәгендә узды. Бәйгегә килгәндә, аның төп максаты булып – бүгенгесе көндә авыл  җирлекләрендә яшәүче яшьләрнең үзара мөнәсәбәтләрен ныгыту, аларны берләштерү, сәләтен ачу, тамашачыга тәкъдим итү, халыклар арасындагы күп милләтлелекне ныгыту тора. Һәр милли тел, һәр халык – дәүләтнең кабатланмас бер бизәге, чәчәге. Димәк, Татарстан –дуслык иле, һәрбер милләт – аның гөле, яшьләребез исә –аның таҗлары. 
Бәйге җиңүчеләренә килгәндә, “Музыка” номинациясендә җинү яулаучылар: 
1 урын – Норма мәдәният йортыннан Илшат Муллагалиев; 
2 урын – Шеншеңэр мәдәният йортыннан Рөстәм Мөхәммәдиев; 
3 урын –Кече Лызи мәдәният йортыннан Александр Волков. 
Авыл клублары арасында: 
1 урын – Бөрбаш Сәрдегәне авылыннан Инсаф Хәлиуллин; 
2 урын – Улисьял авылыннан Лиана Федорова; 
3 урын – Сәрдек авыл клубыннан Алисә Низамова; 
3 урын – Иске Торҗа авылыннан Юлия Тимофеева. 

“Бию ” номинациясендә җиңү яулаучылар, мәдәният йортлары арасында: 
1 урын – Салавыч мәдәният йортының бию коллективы; 
2 урын – Бөрбаш мәдәният йортының бию коллективы; 

Авыл клублары арасында: 
1 урын – Сизнер авыл клубының бию коллективы; 
2 урын – Урта Көшкәт авыл клубының бию коллективы. 

Язманың дәвамы "Хезмәт" газетасының 7 февраль санында.



Гөлнара Гарипова, 
Балтач үзәкләштерелгән авыл клублары челтәре методисты

Зөлфия Шакирова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев