Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Яшьләр җыелган җирдә.. (+фоторепортаж)

Сәхнәдә ут уйнаткан  кызлар, егетләр кайсыдыр студент, кайберләре авылда яши. Ә спектакль уйнарга ничек вакыт табалар? Җай чыккан саен, кырык эшен кырык якка ташлап, авыл мәдәният йортына җыела икән алар. Сүзем Кили яшьләре хакында.

Инде буыннар да алмашкан, бүген сәхнәне хәзерге яшьләр яулап алган. Безнең уйлавыбыз буенча алар мәдәнияттән-сәнгатьтән ерак торган, телефон-компьютер җене кагылган  егет-кызлар. Әмма Кили яшьләре моның капма-каршысы.

– Егет-кызларны ничек итеп мәдәнияткә тарта аласыз? – дип кызыксынам мәдәният йорты мөдире Халидә Гарифуллинадан.

– Яшьләребез бик актив. Авылда яшәгәннәре дә, бүгенге көндә калада булганнары да ял көннәре җитү белән авылга ашыга. Җай чыккан саен, кырык эшен кырык якка ташлап, авыл мәдәният йортына җыелалар. Максатыбыз – бертөрлелектән качу, авылдашларга күңелле ял минутлары бүләк итү.

Кили мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Нур” драма берләшмәсе артистлары сәхнәләштергән әсәрләрне тамаша кылганнан соң, шаккатасың, чөнки үзешчәннәрнең берсе дә театр училищесын тәмамламаган. Хәер, уку йортын тәмамлаудамыни хикмәт?!

Узган ел драматург Мирхәйдәр Фәйзинең тууына 126 ел тулу уңаеннан, “Сүнмәс кояш – нурлы театр” исеме астында узган  конкурста килилеләр Мансур Гыйләҗевның “Казан егетләре” спектакле белән район күләмендә Гран-Прига лаек була. Әтнә районында төбәкара конкурста катнашып, “Идел йорт” фестивалендә катнашу хокукына ия булалар. Һәм Казан шәһәренең “Яшьлек” мәдәният сараенда спектакльне тагын бер кат жюри комиссиясенә, Казан тамашачысына тәкъдим итәләр.

– Кызганыч, Тукай ролен башкаручы Рәдиф Шәһитовка Казан сәхнәсен яулау насыйп булмады. Рәдиф армия сафларына алыну сәбәпле, ә аның урынына күптән түгел Казан театр училищесын тәмамлап кайткан, Балтач мәдәният үзәгендә хезмәт юлын башлаган Рамил Борһанов ярдәмгә килде. Ул да Тукай ролен үтә дә зур осталык белән башкарды, – дип горурланып сөйли Халидә ханым.

Казанда чыгыш ясаганнан соң жюри тарафыннан югары бәя ала коллектив һәм ике диплом белән бүләкләнә. Беренчесе коллективка бирелсә, икенчесе “Иң яхшы ир-ат ансамбле” номинациясе буенча тапшырыла.

Уңыш казанган коллектив бәйге кысаларыннан тыш, “Казан егетләре” спектакле белән өч мәртәбә Кили сәхнәсендә, Шубан, Салавыч, Балтач, Арбор авылларында чыгыш ясый. Һәм шуларның икесе хәйрия спектакле буларак куела. Егет-кызларның авылдашлары Рәмзил Әсхадуллин белән Салавыч авылыннан Данияр Мөхетдиновка матди яктан булышулары олы хөрмәткә лаек.

Әлеге җиңү килилеләрнең бердәнбер уңышлары гына түгел. Алар 2012 елда Данил Салиховның “Туй күлмәгем – соңгы бүләгем” драмасы белән район күләмендә өченче урынга лаек булса, 2015 елда Туфан Миңнуллинның “Кызлар кызык иттеләр” спектакле белән дә заллар тутырып тамашачы җыйдылар. Алдагы елдагы конкурсларда Раилә Гарифуллина ике мәртәбә “Иң яхшы хатын-кыз башкаручы” номинациясендә җиңү яулаган булса, Фәннүр Хәбибуллин, Равилә Закирҗановаларның актерлык сәләтләре дә жюри тарафыннан югары бәяләнде.

2003 елда Кили мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе булып эшли башлаган, инде 9 ел мөдирлек вазыйфаларын башкаручы Халидә Гарифуллина яшь артистларны мактап туя алмый.

– Бик актив яшьләребез. Төрле конкурс-бәйгеләрдә даими катнашып торабыз, урыннар яулыйбыз. Чын артистларым алар минем. Нинди генә гозер белән мөрәҗәгать итсәм дә, бервакытта да каршы килмиләр. Заллар тутырып тамашачы җыя алабыз икән, бу иң беренче чиратта, егет-кызларның зур тырышлыгы. Атна ахыры җиттеме без мәдәният йортына җыелабыз. Алда бәйрәмнәр, авылдашлар өчен берсеннән-берсе матур чаралар оештырасыбыз бар. Шулай ук параллель рәвештә авылдашыбыз, Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт драма театрының атказанган артисты Наил Сәйфетдинов исемендәге бәйгегә әзерләнәбез. Ибраһим Абдуллинның “Тиле яшьлек” комедиясен сәхнәләштерәчәкбез. Наил абый үзе дә әлеге спектакльдә Бытбылдык ролен башкарган булган. Без исә әлеге рольне ышанып Фәрит Гарифуллинга тапшырдык. Сынатмаска иде, – ди Халидә Гарифуллина.

Сынатмаслар. Кили яшьләре сыната торганнардан түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев