Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

“Яшьнәп үткән яшьлек”

Нөнәгәр мәдәният йортында комсомолның 101 еллыгы, "ВЛКСМның 50 еллыгы" исемендәге күмәк хужалыгынын 50 еллыгы уңаеннан "Яшьнәп үткән яшьлек" дип исемләнгән тематик кичә үткәрелде.

Нөнәгәр халкын шушы истәлекле бәйрәмнәр белән котларга ветераннар советы рәисе Рифат Абдуллин, башкарма комитет җитәкчесе Айдар Хәйретдинов,аның урынбасары Илһам Гайнетдинов, үзәк китапханә директоры Резеда Зарипова, район мәдәният бүлегенең баш белгече Рәзинә Сәләхетдинова, комсомол активисты Ленура Сафина килгән иде. Алар үзләренең уй-кичерешләрен, теләкләрен җиткерделәр.

Чарада Нөнәгәр авылында комсомол оешмасының барлыкка килүе, шул чордан комсомол оешмасы секретарьларының эшләре яктыртылды, элекке чорда комсомол оешмасы секретаре булып эшләгән авылдашларның истәлекләре тыңланды. Колхозның ничек итеп оешуы, аның гел алгы сафларда баруы һәм колхозның хәзерге тормышы турында да сөйләнелде. Колхозны район буенча гына түгел, республика күләмендә танытучы Рим Зариповның тормыш иптәтәше Люция ханым, аның улы Рамил кичәнең хөрмәтле кунаклары иде. Аларның чыгышлары бәйрәмгә тагын да ямь өстәде. Шулай ук кичәдә комсомол чорындагы алдынгы механизаторлар, терлекчеләр дә үзләренең истәлекләре белән уртаклаштылар. Чара комсомолга багышланган концерт номерлары белән үрелеп барды.

Бу кичә өлкәннәребезне яшьлекләренә сәяхәткә алып кайтса, яшьләргә үрнәк, тарихи белем чыганагы булды. Һичшиксез, бу бәйрәм чарасы күпләрнең күңелләренә якты истәлекләр белән кереп калгандыр.

Гүзәл Шәфигуллина.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: комсомол