Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Язлар кебек матур сез! (+фоторепортаж)

Шода авыл клубында "Язлар кебек матур сез" дип исемләнгән концерт булып узды.

Ике сәгать дәвамында сәхнәдә матур җырлар, дәртле биюләр, тирән эчтәлекле шигырьләр яңгырап торды, шаян миниатюралар куелды. Тамашачылар һәр концерт номерын көчле алкышларга күмде.

Бәйрәмне үзенен матур жырлары белән баеткан Казаннан кайткан кунагыбыз, Шода егете Фаят Хәбибуллинның, күз явын алырдай матур биюләре белән таң калдырган кунак кызыбыз Азалия Хәйретдинованың чыгышлары көчле алкышларга күмелде. Һәр бәйрәмнең йөзек кашы булган Фәймә, Фәйрүзә, Тәнзилә, Рәсимә, Ләйсән, Земфира ханымнарның чыгышларына, Айрис белән Айгөлнең, Альбина, Гөлфараның, яшь жырчы кызыбыз Алинәнең артистлык осталыкларына мең кат сокландык бу кичтә. Алып баручы егетләр Рәдиф белән Искәндәр, Рәдис, Фәннур, Ислам концертның югары дәрәҗәдә узуына саллы өлеш кертте.

Илнур хәзрәт тә авылыбызның гүзәл затларын бәйрәм белән котлап, әниләр һәм хатын-кызның кадере турында шигырьләр сөйләде.

Бәйрәм кичендә яңгыраган уйландырырлык җырлар, күзләрне яшьләндерерлек нәфис сүз, оста биюләр берәүне дә битараф калдырмады.

Концерт алдыннан мәктәп-бакча балаларының әти-әниләре ярдәмендә ярминкә оештырылды.


Венера Фәйзрахманова,
Шода авылы

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рэхмэт шундый матур буллы ???

    Теги: концерт