Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Язмыш дигән диңгез

Дулкын кочагында ялгыз калган Йомычкадай тоям үземне. Усал язмыш җиле төрле якка Куып сыный кебек түземне.


Дулкыннары кайчак бигрәк биек,
Кыя кебек килә каршына.
Котылырга һич әмәл юк кебек,
Себереп түгәр кебек барсын да.

Төпкә тартып кинәт йотмаса да,
Бар бит әйләндереп каплавы.
Тыныч көндә кайчак давыл куба,
Кыен сине, диңгез, аңлавы.

Синдә куәт, синдә никадәр көч,
Йомычкадай безне кагасың.
Дулкыннарың тирбәләләр уйнап,
Дулап җанга кайгы саласың.

Язмыш дигән диңгез кочагында
Йөзәм мин дә "жиңнәр сызганып".
Давыллардан, упкыннардан сакла,
Куйчы, язмыш, кайчак кызганып!

Фото: http://333dn.3dn.ru/_ld/20/87310330.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250