Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Язучылар яшь шагыйрә Миләүшә Гафуровага китап чыгарырга киңәш итте

Миләүшә Гафурова 2018 елда “Иделем акчарлагы” яшь язучылар бәйгесендә гран-при откан.

(Казан, 18 февраль, “Татар-информ”, Марат Мөбарәкшин). Бүген Татарстан Язучылар берлегендә яшь шагыйрә Миләүшә Гафурованың шигырьләре буенча фикер алыштылар. Язучылар Миләүшә Гафуровага иң яхшы шигырьләрен аерым бер китап итеп бастырып чыгарырга киңәш итте.

“Миләүшәнең шигырьләрендә яңача сүз әйтү чагылышы бар. Аңа хәзер бер редактор белән эшләп, иң яхшы шигырьләрен аерым бер китап итеп бастырып чыгарырга кирәк. Әлегә мәхәббәт темасында язып шомар, халык темасына тиз генә кереп китмә”, - дип киңәш бирде язучы һәм шагыйрь Марсель Галиев.

Миләүшә Гафурова 2018 елда “Иделем акчарлагы” яшь язучылар бәйгесендә гран-при откан.

Чарада Миләүшә Гафурова үзе язган шигырьләрен укып күрсәтте. Язучылар аңа үзләренең фикерләрен җиткерделәр һәм киңәшләрен бирделәр.

“Кайчан гына төгәл яза башлаганымны хәтерләмим, шул яшүсмер чакта, унбиш яшьләр тирәсендә булгандыр. Шигырьләрем “Сөембикә”, һәм “Идел” журналларында басылып чыкты. Үземне романтик рухтагы шагыйрә дип уйлыйм”, - диде Миләүшә Гафурова “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Язучылар Миләүшә Гафурованың иң яхшы шигырьләрен китап итеп бастырып чыгарырга кирәк дигән тәкъдимгә бертавыштан риза булдылар.

Фото: Салават Камалетдинов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Миләүшә Гафурова