Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Җыр — ул тормыш

Әлеге сүзләрнең бөтен тирәнлегенә һәм дөреслегенә чын җырчылар җырлаганда түгел, ә җыр синең гадәти көннәреңә үтеп кергәч төшенәсең.

Тормыш гел рәхәт һәм бәхеттән генә тормый, аның кайчак кара полосалары да була. Ләкин кәефнең нинди булуына да карамастан, җыр һәрчак безнең юлдашыбыз. Замана кешесенә үзенә ошаган җырны эзләп табу өчен әллә нинди мөмкинлекләр бар. Ләкин ул заманча технологияләрне тере тавышка җырлау белән чагыштырып буламы, бигрәк тә танышларың һәм туганнарың синең каршыңда сәхнәдә җырласа һәм биесә. Минемчә, юк. Кече Лызи мәдәният йортында үткән кон­цертка җыелган халыкның күплегеннән, минем белән килешүче кешеләрнең байтак булуына инандым. «Җыр - ул тормыш» дип аталган әлеге концерт 20нче октябрь көнне заманча удмурт, мари һәм керәшен җырларын берләштергән «Чәчәк ат һәм җырла, минем туган ягым», дип аталучы район конкурсы кысала­рында үтте. Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Алсу Рамазанова инициативасы белән башланып киткән әлеге конкурс, икенче елын үткәрелде. Мондый төр чаралар бер төбәктә яшәүче төрле милләт вәкиллә­рен берләштерә, милләтара мөнәсәбәтләрне ныгыта, шуңа да Алсу Харисовнаның бу эшкә үзеннән зур өлеш кертүен ассызыклап үтәргә кирәк.

Кече Лызи мәдәният йортында булып узган зона турында Кече Лызи, Зур Лызи I өлеш, Югары һәм Түбән Ушма, Иске Көшкәт авыллары катнашты. Сәхнәдән удмурт һәм рус телендәге җырлар белән беррәттән биюләрне дә тамаша кылырга мөмкин иде. Әлбәттә, чыгыш ясаучылар сәхнә йолдызлары белән ярышыр­лык түгел. Ләкин мондый концертларның төп максаты да тамашачының янәшәсендә генә яшәүче кешел­әрнең талантларын күрә алуда бит.

Кеше исән чакта җыр да исән. Юкка гына акыллы кешеләр «Җыр - ул тормыш», димәгән. Әлеге искитмәле сүзләр белән язмамны тәмамлап булыр иде, тик бу бары икенче вакыйганың башы гына...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев