Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Җырларына моңы салынган (фото, видео)

Балтач районының чишмәләрендә су да моңлы агадыр ахры. Юкса җырга-моңга гашыйк кешеләр шуның кадәр күп булыр иде мени. Гөлназ Шакированы да телевизордан җырларын ишетепсһәм клипларын күреп белсәм дә, безнең якныкыдыр дип уйламый да идем. Бактың исә, Гөлназның әтисе Фәрхәд абый Арбор авылында туып үскән икән.

1980 елда Казанга чыгып киткән һәм шунда төпләнеп калган. Бүгенге көндә әнисе Рафисия Арборда яши, ә әтисе мәрхүм инде. Фәрхәд абый кызының шоу-бизнес дөньясына кереп китүенә бер дә каршы булмавын җиткерде, киресенчә, Гөлназны һәрбер башлангычында күтәреп җибәрергә әзер ул. Ә хәзер җырчы кызыбыз белән якыннанрак танышу өчен үзе белән аралашып алыйк.

- Гөлназ, Балтач районы белән ничек бәйле булуың турында сөйләп үтче?
- Мин үзем Казанда туып үстем. Әтием Балтач районының Арбор авылыннан, әнием Казанныкы. Арборда әтиемнең бик күп туганнары яши, яраткан әбиебез дә исән-сау әле. Шуңа күрә авылга еш кайтырга тырышабыз. Анда безнең үзебезнең йортыбыз да бар, аны салганны мин бик яхшы хәтерлим. Без апам белән төзүчеләргә чәйләр ташый идек, әбием, әнием белән ашаулар пешердек. Гомумән әлеге авыл белән бәйле хатирәләрем бик якты, җылы, рәхәт. Авылыбызның табигате сокландыргыч, күз алдына гына китерегез: таулар, тау астында елга ага, чишмә чылтырап ага, ә елганың икенче ярында авылыбыз урнашкан. Авылның бер ягында таулар булса, икенче ягында киң болыннар урманга терәлгәннәр. Ел саен без Сабантуйга, җиләк җыярга, миллек бәйләргә кайтабыз, кечкенә булганда әтием белән балык тотарга бик ярата идем.

- Музыкага мәхәббәт кайдан килә сиңа? Әллә әти-әниең иҗат кешеләреме?
- Әти-әнием музыканы бик тә яраталар, бигрәк тә әтием, ләкин сәнгать кешеләре түгелләр. Белемнәре буенча техниклар, икесе дә КХТИны бетергәннәр. Минем әниемнең әнисе домрада бик матур уйный, бәлки аннан күчкәндер.

- Бүгенге көндә син укыйсыңмы, эшлисеңме?
- Мин мәктәптә бик яхшы укыдым һәм аны алтын медальгә тәмамладым. Мин моның белән горурланам. Бердәм дәүләт имтиханының нәтиҗәләре белән Казан дәүләт университетының юридик факультетына укырга кердем. Кечкенәдән үк музыка белән яши идем. Хәтеремдә сакланган бер истәлекле көнем бар, ул чакта миңа 3, апама 7 яшь. Өйгә фортепиано кертәләр, без ашап утырабыз, мин барысын да онытып, беренче булып инструмент янына килдем һәм бик мавыгып клавишаларга басып карадым. Шуннан алып бүгенге көнгә хәтле музыка минем янәшәмдә, көн дә аның белән үткәрәм. Шулай итеп музыка мәктәбен бетереп, мин Казан мәдәният һәм сәнгать университетына вокал бүлегенә укырга кердем. Ике институтта параллель рәвештә укырга туры килде. Ләкин минем өчен төп белем булып вокал кала. Мәдәният һәм сәнгать университетында мин Россиянең һәм Татарстанның халык артисткасы Венера Ганиевада укыдым, ул студентлары белән бик якын, дус мөнәсәбәттә. 2015 ел минем өчен бик катлаулы булды, ике диплом якларга туры килде, Аллаһыга шөкер барысы да уңышлы килеп чыкты, дипломнарым кулымда. Хәзерге вакытта Марат Фәйрушин труппасында торам, бергә гастрольләргә йөрибез. Бөтен концертлары аншлаг белән үтә, халык аны бик ярата. Мин бик шат аның белән эшләвемә. Без бик матур дуэт та башкарабыз.

- Шоу-бизнес дөньясына сине нинди җыр алып кереп китте?
- «Мәхәббәтсез булмый дөньяда» дип аталучы беренче җырымны Оскар Усманов дигән композитырыбыз язды, аңа клип та төшердек, мин икенче курста укыган вакытлар иде бу. Шул җыр белән сәхнәләрдә чыгыш ясый башладым. Оскар Усмановтан тыш, Альфред Якшимбетовның җырларын бик яратып җырлыйм («Багалмам», «Ак карлар»). Хәзер Ленур Зәйнуллин белән эшли башладым, «Әгәр бергә булган булсак» дигән җыр бүгенге көндә хит-парадта югары баскычларны били.

- Клипларың турында да сөйләп үтсәңче? Аларда бертөрлелек сизелми. Киресенчә һәрбер клибың үзгә булып тора.
- Клиплар төшергәндә минем алда кайда төшерәбез дигән сорау тормады. «Ак карлар» дигән җырыма клипның кайбер күренешләрен һәм «Мәхәббәтем» дигән җырыма клипны Арбор авылында төшердек. Ә клипларга сценарийларны күбесенчә әнием белән уйлап чыгарабыз, идеяләребез дә бик күп. Киләчәктә тагын да матурырак иҗат җимешләребезне эшли алырбыз дип ышанып калам.

- Киләчәккә тагын нинди максатлар белән яшисең?
- Минем уйлавымча бөтен җырчыларның максаты бер булырга тиеш - тамашачыны сөендерергә!

- Гөлназ, әңгәмәң өчен зур рәхмәт. Киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз үзеңә.
Видеоязма: youtube.com
Әңгәмәдәш - Зәлия Хәсәнова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250