Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Җәйләр китеп бара

Алмаз Әхмәтгалиевтан шигъри тәлгәш...

Бүген бездән җәйләр китеп бара,
Юлга чыккан көзнең яңасы.
Зәһәрлеге агачларга сарган,
Алтын яфрак аның тамгасы.

Китә кошлар, китә саубуллашып,
Җәйнең төсе кача үзәннән.
Хушлашулар шулай авырдыр шул,
Яшьләр тама болыт күзеннән.

Бүген бездән җәйләр китеп бара,
Өч аргамак тарта арбасын.
Килер әле, килер язлардан соң,
Куәт җыйсын бер дә армасын;
Моңлы былбылларын барласын.

 

Алмаз Әхмәтгалиев.

Фото: Зөлфия Шакирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шигырь