Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Йолдызлар сәхнәдә кабына

Республика югарылыгында елдан-ел зуррак киңлекләр яулаучы «Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә районыбызның сәнгатьне яратучы балалары матур чыгышлар ясап, зур җиңүләргә ирешәләр

Әлеге фестивальнең сайлап алу турында районыбызның төрле авылларында һәм шул исәптән Балтачның үзендә дә җыр-моңга, биюгә, нәфис сүзгә осталыклары булган егетләр һәм кызлар мәртәбәле жюри алдында чыгыш ясыйлар. Быел муниципаль этапта 400дән артык, ә зона этабында 200гә якын талантлы бала үз сәләтләрен күрсәттеләр. Алар арасыннан сайлап алынган,  иң-иңнәрдән генә торган зур концерт 24 май көнне район мәдәният үзәгендә булды. Соңгы кыңгырау чыңлаган көнне төрле белем бирү учакларыннан җыелган укучыларның мәдәният үзәге сәхнәсендә чыгыш ясаулары быелгы уку елына матур нокта куюга тиң иде.

Әлеге концертны тамаша кылучылар һәрбер баланың сәләтенә таң калып, райондашларыбыз белән горурланып утырды. Моңлы тавышлы балалар, телләре-телгә йокмас җор телле егетләр һәм кызлар, идәннәрдән ут чыгарырдай оста биючеләребез бу көнне чын сәхнә йолдызлары булып балкыдылар. Лаек-лы алкышларга күмелделәр һәм район җитәкчелегеннән рәхмәт сүзләре, изге теләкләр ишеттеләр.

Апрель аенда Казан шәһәренең «Уникс» һәм «Пирамида» күңел ачу үзәкләрендә узган Гала концертта чыгыш ясап җиңү яулаган балалар һәм аларның җитәкчеләрен район башлыгы Рамил Нотфуллин тантаналы шартларда котлап, районыбыз данын яклап зур җиңүләргә ирешкәннәре өчен рәхмәт сүзләре ирештереп, алга таба тагын да зуррак җиңүләргә ирешергә язсын дигән изге һәм ихлас теләкләрен юллады.

«Уникс» концерт залында «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең финал этабының гала-концертында чыгыш ясап, «Вокаль ансамбльләр» номинациясендә «Зәлидә» вокаль ансамбле (җитәкчесе Гүзәл Әскарова) – 2 урынга, «Вокал» номинациясендә Илүзә Гайнетдинова (җитәкчесе Гүзәл Әскарова) – 3 урынга, «Конферанс» номинациясендә Энҗе Галимуллина (җитәкчесе Гөлнара Качалова) – 3 урынга, «Хореография» номинациясендә «Веселушки» бию коллективы (җитәкчеләре Лариса Дәүләтшина һәм Алия Йосыпова) «Халык традицияләрен саклаган өчен» дигән махсус бүләккә лаек булдылар. «Пирамида» күңел ачу үзәгендә узган суперфинал этабының гала-концертында катнашып, «Конферанс» номинациясендә Әмир Исрафилов – 1 урынны, Дилә Сибәгатуллина – 3 урынны (җитәкчеләре Галия Йосыпова), Әмир Хәбибуллин (җитәкчесе Римма Әхтәмова) – 3 урынны, «Вокал-соло» номинациясендә Зилә Хәмитова (җитәкчесе Әлфия Фәйзрахманова) икенче урынны алуга ирештеләр.

«Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә катнашып, үз осталыкларын күрсәткән һәрбер балага, аларның җитәкчеләренә, әти-әниләренә бик зур рәхмәт. Ә инде бүгенге көндә яшьтәшләренә кызыгып, мин дә алар кебек зур сәхнәләрдә чыгыш ясар идем дигән теләктә булган балаларга ак юллар телисе килә. Чөнки «Созвездие-Йолдызлык» фестивале һәрбер бала өчен зур мөмкинлекләр ача.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев