Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

"Йолдызлык"ның сәхнә арты

Фестивальдә катнашкан балалар, аларның гаиләләре, остазлары әле дә булса, шул көн хатирәләре белән яши. Сүзем җиңү яулап, Казанга финалга барачак балалар хакында гына түгел.

Районыбызда ике көн дәвамында шаулаган, алай гына да түгел, “Йолдызлык” белән сулаган, яшәгән, төшләнгән мизгелләр артта калды. Хәер, бу без – тамашачылар өчен генә шулай. Фестивальдә катнашкан балалар, аларның гаиләләре, остазлары әле дә булса, шул көн хатирәләре белән яши. Сүзем җиңү яулап, Казанга финалга барачак балалар хакында гына түгел.

“Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең зона этабы Балтачыбызда моннан биш ел элек узган иде. Ул вакытта да ике көн дәвамында Балтач шау итеп торды. Ә менә быелгы сезон аеруча истә калды, чөнки районыбыз балалары өчен ул чын мәгънәсендә сират күпере кичүгә тиң булды, миңа калса. Гриппның баш калкыткан чагына туры килде фестиваль. Ә чыгышларны берничек тә кичектереп булмый. Тамашачы каршында  кояш кебек елмаеп чыгыш ясаучы балаларның күбесе 39-40 температура белән булуын бары сәхнә артындагылар һәм якыннары гына белде. Сәхнәгә чыкканчы яки чыгыш ясап кергәч үк дару эчертеп, я булмаса соңгы чиктә укол ясап “ут” янган балаларга ярдәм иткән мизгелләрне күреп йөрәк авыртты. Ә нишлисең, бер кешедән тулы бер коллективның язмышы хәл ителә. Шушы мизгелләрдә балалар бер кызганыч булса, яннарында чарасызлыктан өзгәләнгән әти-әниләр, остазларны күрү дә жәл иде. Инде чыгышлар артта калып, җиңүчеләрне игълан иткән мизгелләрдә җиңелү ачысын татыган йолдызчыкларны юатырга сүзләр табу да кыен иде.

“Безнең чыгышны бик яраттылар. Иң күбе безгә кул чаптылар. Без нигә җиңмәдек?” дип өзгәләнгән “Пионерия” биюен башкарган балаларга да урынлы юату һәм шул ук вакытта өметләрне сындырмый торган сүзләр табуы җиңелләрдән булмады, ди остазлар.

Җырчы сандугачлар арасында да бик аз гына балл белән җиңелү ачысын татыгыннар шактый иде.

– Бик матур чыгыш ясадык, жюридагылар да бик ошатты, әмма аз гына елмаю җитмәде безгә, – ди Таңсылу Закирҗанованың әнисе.

Конферанс буларак үзләрен сынап, финалга үтмәүчеләр, аларның остазлары да икенче сезонга репертуарларны яңартырга дигән фикердә булуларын белдерделәр.

Ике көн дәвамында барган фестивальнең соңгы нәтиҗәсен балтачлылар гала-концертта тамаша кылды. Залда алма төшәрлек тә урын юк иде. “Балтачыбызның мондый олпат чараны әле күргәне булмагандыр”, дип соклануларын белдерде тамашачы. Зәвык белән бизәлгән сәхнә, ялт-йолт янучы утлар, көчле музыка – һәммәсе дә концертның югары дәрәҗәдә үтүенә алшарт булды. Хәер, гала-концертның иң зур табышы, әлбәттә, балалар иде. Берсеннән-берсе камил, зәвыклы, югары дәрәҗәдәге чыгышлар һәрберсе олы мактауга лаек. Әлеге чыгышлар артында күпме хезмәт, күпме көч, йокысыз төннәр, даими репетицияләр булуын күпләребез аңлап та бетерми, чөнки без финалны – әзер номерларны гына күрәбез.

Әйтеп-аңлатып бетермәслек хис-кичерешләр калдырды “Йолдызлык”. Районыбыз балалары җиңү шатлыгы белән бергә җиңелү ачысын да татыды. Әмма бу чик түгел. Җиңүчеләргә финалда уңышлар, ә быелгы сезонда лауреат булганнарга икенче елга “Йолдызлык” күгендә балку насыйп булсын дигән теләктә калабыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фестиваль