Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Җырчы Алсу Фазлыева үзенең өченчегә йөкле булу-булмавын әйтте

Күптән түгел социаль челтәрдә Алсу Фазлыева өченче бәби алып кайтырга җыена, дигән хәбәр таралды. Бу хакта җырчының үзеннән сорадык.

Барысы да Алсу Фазлыева Инстаграмга бәйрәм чарасыннан фотосүрәт урнаштырганнан соң башланды. Җырчы сызыклы күлмәктән һәм аның эче кабарып торган шикелле. Әллә күлмәге шулай күрсәтә, әллә чыннан да җырчы бәби көтә. Инстадуслары да моңа игътибар иткән, комментарийлар шактый. Кемдер: “Күлмәген бик матур, сиңа килешә” - дип яза. Кайберәүләр җырчыны күзәтеп, бәби көтүе турында фаразлый. “Бәбәй көтәсез мәллә? Молодцы“ – дип язучылар да бар.

- Юк, андый планнарыбыз юк. Мин бәби көтмим. Чынлап та, бу күлмәк мине йөкле кебек күрсәтә. Һәрбер күлмәкнең үз үзенчәлеге була, бер генә сызык та синең гәүдәңне башка төрле күрсәтергә мөмкин икән. Әлеге күлмәкне игътибар белән карадым, шикләнер өчен сәбап бирә шул (көлә). Шуннан соң нәтиҗә ясадым, миңа бүтән төрле күлмәк кирәк икән. Мондый сызыклы кием миңа бармый, башка андыйны сатып алмам инде, - диде җырчы.

Автор: Ләйлә ХӘКИМОВА
Фото: Салават Камалетдинов

Бу хакта тулырак: intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Алсу-Азат Фазлыевлар