Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Җырчы МакSим комага киткән...

Җырчы үзенең температурасы күтәрелүен 11 июньдә үк тойган булган. Шунда ук коронавируска ПЦР-тест үткән. Әмма тикшеренү кире нәтиҗә күрсәткән...

Күптән түгел җырчы коронавирус эләктергән. Аны хәтта ИВЛ аппаратына тоташтырганнар, тик бу гамәл аңа ярдәм итмәгән. Арытаба үпкәсе бөтенләй эшләүдән туктаганга күрә, аны ясалма комага керткәннәр.

Җырчы үзенең температурасы күтәрелүен 11 июньдә үк тойган булган. Шунда ук коронавируска ПЦР-тест үткән. Әмма тикшеренү кире нәтиҗә күрсәткән. Арытаба җырчы Русия көнендә, Казанда ачык һавадагы бәйрәм концертында чыгыш ясаган. Сәхнәгә ул 39,7 градус температура белән чыккан.

Берничә көннән соң җырчы дәваханәгә эләккән. Компьютер томографиясе аның үпкәләренең 40 проценты ялкынсынуын күрсәткән. 19 июньдә табиблар җырчыны ясалма комага керткәннәр. Әлегә кадәр МакSимның хәле яхшырмаган, дип яза Кызыл таң.

 

Фото: instagram.com

Автор: Ример Насретдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус covid-19