Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Җырчы Юлия Началова - ясалма комада

Бу хакта Юлиянең PR-менеджеры Анна Исаева хәбәр итте. "Ул реанимациядә, табиблар аның хәлен авыр дип бәяли.

Әле аны дәвалыйлар, бу хәлдән чыгарга ярдәм итәләр", - дип сөйли Исаева   РЕН ТВ каналы журналистларына.

Анна Исаева Юлия Началованың якыннары яхшыга өмет итүен әйтте.

11 мартта Началова авыр хәлдә реанимацяигә эләккән дигән хәбәр таралды. Якынча мәгълүматлар буенча, җырчының шулай кисәк кенә авырып китүе аның  канында шикәр микъдаре күтәрелү һәм башка җитди авырулар белән бәйле.

Икенче көнне  табиблар Началованы ясалма сулыш алу аппаратына тоташтыра. Тәүдә җырчының вәкиле Анна Исаева Началованың хастаханәгә эләгүен инкарь иткән иде. Ул бар да яхшы, ә җырчы нибары Мәскәүнең бер  клиникасында гомум  тикшеренү үтә дигән иде.

Соңрак ул Юлия Началованың хастаханәгә ятуын шундый җитди хәлгә китерүен күз алдына да китермәвен  әйтә, чөнки тикшеренү үтәр өчен генә клиникага мөрәҗәгать иткәндә җырчы гомеренә берни дә янамый, дип яза Өмет.  

 

Фото ачык чыганактан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эстрада