Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Җырчылар ни хак тора?

Элвин Грей - ике тирәсе. Алты ноль өстәргә. Башкаларга күпме?

Яңа ел алдыннан җырчыларның "урак чоры" җитә. Аларны төрле корпоративларга, гаилә бәйрәмнәренә чакыралар. Билгеле инде, бушка түгел. Башкортстанның халык артисты Әнвәр Нургилиев кына: "Бушка да җырлап чыга алам", - ди. Акча бирсәләр, 500 меңне ала икән үзе.

Ә Элвин Грей төркеме белән чыгыш ясавы хакы 1,5 миллион сумнан башлана. Моңа райдер хаклары да кушылгач, ике миллионга якынлаша микән?

Салават Фәтхетдиновның корпоративлардагы чыгышы 350 мең сум торачак. Ә коллектив белән килсә, шул бәягә тагын 80 мең һәм райдер өстәлә.

Айдар Галимовның уртача гонорар бәясе 200-300 мең сум. Ришат Төхвәтуллинныкы - 350 мең.

Фирдүс Тямаевның төркеме белән чыгышы 150 мең сумнан башлана икән. Шунысы бар, ул бәйрәмнәргә беркайчан да ялгызы йөрми, ә 17 кешедән торган коллективка гонорар түли.

Соңгы арада аеруча билгеле булып киткән Руслан Кираметдинов 40 мең сумга да чыгыш ясый. Ә Зәйнәп белән Зөфәр, Илсөя чыгыш ясаган өчен алган хакларны турыдан-туры заказчыга гына хәбәр итә икән.

Кеше акчасын санау бик матур түгел инде, билгеле. Әмма үзеңнеке белән чагыштырып карарга буладыр...

Фото: instagram.com
Автор:Резида Валитова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: корпоратив