Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

“Йөрәкләрнең әле уты бар”, ди Балтач өлкәннәре (+фоторепортаж)

Бүген Балтач мәдәният үзәгендә "Йөрәкләрнең әле уты бар" дигән бәйрәм концерты узды.

Балтачта "Өлкәннәр көне"н һәр елны истә калырлык, һәрбер пенсионер хөрмәт-игътибарны тоярлык итеп уздырырга тырышалар. Бу шулай булырга тиеш тә. Иң авыр еллар йөге, сугыш һәм аннан соңгы чор кайгы-хәсрәте, илне торгызу мәшәкате нәкъ менә алар җилкәсенә төшкән. Бүгенге пенсионерлар да үзләренең тырыш хезмәте белән район үсешенә өлеш керткән. Әлеге сафларга яңарак кына кушылганнарның да район өчен башкарган хезмәтләре олы мактауга лаек.
Бу көннәрдә районыбызда өлкән буын вәкилләрен олылау, аларда бәйрәм рухын, күтәренкелекне арттыру нияте белән күптөрле чаралар уза. Авылларда өлкәннәр концерт карап, аралашып, бергәләп мул табыннар артында очраша. Район үзәгендә исә, бүген "Йөрәкләрнең әле уты бар" дип исемләнгән бәйрәм чарасы уздырылды.

Төрле авыл җирлекләрендә хезмәт куйган, лаеклы ялга чыккач оешмалары юкка чыккан райондашларыбыз район үзешчәннәре әзерләгән концерт программасы карады. Район башлыгы Рамил Нотфуллин тантана ачып җибәреп, өлкән яшьтәге балтачлыларга куйган тырыш хезмәтләре өчен рәхмәтен белдерде.
Үзләренең гомер бәйрәмнәрен һәм бриллиант туйларын билгеләп үтүче өлкәннәребез район башлыгы кулыннан истәлек бүләкләре кабул итеп алды.

Әлеге чарада ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан матур хәтирәләр яңартылды, истәлекләр барланды.

- Үткәннәрне искә алып, рәхәтләнеп сөйләшеп утырдык. Безне хөрмәт итеп, шушындый күңелле очрашу уздырган җитәкчеләргә, оештыручыларга зур рәхмәт!, - диде Шода авылында яшәүче Мәгъсүмә Хафизова.
Ике сәгатьләп барган концерттан өлкәннәр яшәреп, елмаюлы белән таралышты.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250