Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

“Җырлыйк әле” Бөрбашка күчте (+фоторепортаж)

Тәрбиячеләр“Җырлыйк әле” музыкаль чарасына катнашкан

Бөрбаш һәм Кариле балалар бакчалары арасында Тәрбиячеләр көненә багышлап, “Җырлыйк әле” музыкаль чарасы үткәрелде. Төрле сәбәпләр аркасында вакыты чигерелүгә карамастан, кичә бик матур, бәйрәмчә рухта үтте. Иң элек ике як команда да бер-берсен сәламләп, “Җырлыйк әле”не башлап җибәрде. Конкурс шулай ук бию сәламе, һәр якның яратып башкара торган җыры, җырлы-моңлы күчтәнәч, ретро җыр кебек өлешләрне дә үз эченә сыйдырган иде. Ике як өчен дә залдагы җанатарлар көч биреп, һәрбер чыгыш саен көчле алкышларга күмделәр. Чараның соңгы ноктасы һәм бик матур өлеше – ул ике балалар бакчасына да җыр-бию сәнгатен үстергән өчен диплом тапшыру булды. Шулай итеп бәйге дип аталган әлеге чарадагы төп җиңүче – дуслык булды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җырлыйк әле