Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Әйтерсең лә, Габдулла Тукай үзе каршы ала (фото)

"Фикердәшләр" Арча районының Яңа Кырлай авылында урнашкан Габдулла Тукайның Кырлай музеенда сәяхәттә булып кайттылар.

Кырлай музеена килеп керүгә үк күңел ниндидер әкияти бер матурлыкка урала. Әйтерсең лә, килгән һәр кунакны Габдулла Тукай үзе каршы ала. Төрле зурлыкта ясалган сыннар җанлы ия кебек сине җылы каршы алалар. Биредә эшләүче хезмәткәрләрнең дә әнә шундый ягымлы, килгән кунакларга игьтибарлы булуы "Фикердәшләр"нең күңелендә матур тәэсирләр калдырды. Без балачактан Габдулла Тукайны белеп, укып үссәк тә, аның тормышы һәм иҗаты белән якыннан танышкач, тагын да кызыксынып тыңладык. Кинозалда Шүрәле операсын карап, музей эчендәге Тукайның иҗат җимешләрен, тормышта кулланган төрле әйберләрен якыннан күреп, шулар янында истәлеккә фотога төшеп кайттык. Әлеге гүзәл табигатьтә сыенып утырган әкияти сыннарны көне буе күңелле генә карап йөрсәң дә, Кырлай эченнән һич чыгасы килмәде. Кырлайны бик ошатып калдык, күңелләрдә бу сәяхәт озак сакланыр әле.

Шушы сәяхәтне оештыруда матди ярдәм күрсәткән Регина Нотфуллинага,"Наз" үзәге җитәкчесе Гөлнара Әхмәдиевага, шоферыбыз Фидәрис абыйга олы рәхмәтебезне җиткерәбез.

Чулпан Габделганиева.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250