Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Әйттем исә кайттым...

- Бүген кешелекнең яшәешенә куркыныч тудыра торган афәтләр күп, аларның иң хәтәре - кеше акылы.

- Җирдә йолдызлар күбәйде, әмма күктә йолдызлар кимегәне күренми. Ялган йолдызлардыр инде...
- Ике сыңар һәр очракта да пар булмый.
- Ялкауның ялы бетмәс, телендә зары бетмәс.
- Үз халкының улы була алмаганнар чит кавемнең колына әверелә.
- Премиясе булса лауреатлар табыла ул.
- Тауның биеклеге менгәндә беленә.
- Бөркет күктә очканда гына бик горур күренә, җиргә төшкәч гап-гади йолкыш бер ерткыч ул.
- Күп мәртәбә кабатланган ялган хакыйкать дип кабул ителә башлый.
- Дөнья бетүгә караганда аның бетүен көтеп утыру газаплырак.
- Тауга менәсең килү альпинист булдым дигән сүз түгел әле ул.
- Арба тәгәрмәче дә юкка шыгырдамый - майларга кирәк...
- Корыч уйлап тапкач, кеше аннан иң беренче итеп кылыч ясаган.
- Балигълыкка җитеп тә бу дөньяга ни өчен туганын аңламаган кеше яшәргә сәләтле түгел.
- Яктыга күнеккәннәр караңгылыкны, караңгыга күнеккәннәр яктылыкны авыр кичерә.
- Башын иеп яшәгән кеше бөкрегә әйләнә.
- Сәгать күкесе кычкырганга карап гомерем озын була дип хыялланма.
- Үзеңнең наданлыгыңны аңлау өчен бик тә зыялы кеше булырга кирәк.
- Кешеләрне ярату өчен иң башта үзеңне яратырга өйрәнергә кирәк.
- Картлык һәркемгә дә бирелми торган олы бәхет ул.
- Бу дөньяга кайсы алданрак яралды икән - этләрме, этлек эшләүчеләрме?
- Хатын-кыз матур булам дип бизәнә-бизәнә матурлыгын җуя.
- Дошманыңа да кинә тотма - ул да Адәм баласы, димәк үзеңнең туганың...
- Ябыгуның рецепты бер генә - эшләп ашарга кирәк.
- Кеше бәхетенә көнләшкән кеше бервакытта да бәхетле була алмый.
- Намус белән яшәү катлаулы, шуңа күрә күпләр аннан тизрәк котылырга тырыша.
- Сайлауларның нәтиҗәсен сайлау түгел, санау хәл итә.
- Кайбер ялгышларның нәтиҗәсе иң авыр җинаятьләрнекеннән дә хәтәррәк була.
- Һәрбер сүзеңне дә уйлап әйтмә, тыңлаучыларга да уйланырга калдыр.
- Дөньяга тугансың икән, яшәргә омтылырга кирәк.
- Шуышып яшәргә яратылганнар оча алмый, очарга диеп яратылганнар шуышып яшәргә мөмкин.
- Тәртип булмаган илдә геройлар күп була.
- Егыла язып калган кеше ярый әле егылмадым дип сөенә, егылган кеше ярый әле имгәнмәдем дип сөенә, егылып имгәнгән кеше ярый әле үлмәдем дип сөенә. Сөенешеп яшик, бездә сөенер өчен сәбәпләр җитәрлек.
- Табигатьтә ачылмаган серләр бик күп, шуларның берсе - син үзең.
- Карга булып тугансың икән, сандугач булып сайрарга азапланма.
- Кешенең бәхетле булу-булмавы аның бәхетне ничегрәк күзаллавына бәйле.
- Байлыкны доллар белән генә үлчәмиләр.
- Чәчәк үстерүче чәчәк сатучыга караганда мең мәртәбә затлырак.
- Ак карга дип атасалар һич тә кимсенмә, андыйлар бу тормышта Кызыл китапка язарлык дәрәҗәдә сирәк.
- Тынчу күлдә затлы балык үрчеми.
- Социализм шигаре: хезмәтенә күрә - хөрмәте, капитализм шигаре: хөрмәтенә күрә - хезмәте.
- Кеше югарырак күтәрелгән саен җирдәге проблемалар аңа кечкенәрәк булып күренә.
- Җиңел яшәргә күнеккән кеше түрәләр тирәсенә елышыр.
- Мактый-мактый күккә күтәрүчеләргә ышанма, кире төшкәндә аларның берсе дә ярдәм итмәс.
- Комедия карарга барганда да трагедиягә юлыгырга мөмкин.
- Һәр квадрат та кара булмый, әмма иң мәшһүре - кара квадрат.
- Булмый дигән саен булдыруның шанслары кими бара.
- Үз фикерең булу - олы дәрәҗә, әмма аны җәмгыятькә көчләп тагарга омтылу - җинаять.
- Онытылып калганчы омтылып кал.
- Нәфесенә хуҗа була алмаган кеше нәфесенең колына әйләнә.
- Кемнеңдер башын кискән өчен кылычның гаебе юк.
- Ялганга корылган җәмгыятьтән иман качар.
- Авыл читендәге этләр бүре күреп өрә, авыл уртасындагылар аларга кушылып өрә.
- Глобаль җылыну турындагы имеш-мимешләрне ишетеп Җир калтырый башлады.
- Үткәндәге гөнаһларны юып булмый, алдагыларыннан сакланырга кирәк.
- Бөкрелекләрең бар икән, аларны кабер төзәткәнен көтмә.
(Дәвамы бар).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250