Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Югалган моң кайтты күңелләргә... (+фоторепортаж)

Якташыбыз Эльвира Ибраһимова исемендәге "Моң кайтавазы" нәфис сүз сөйләүчеләр конкурсы булып узды. 

Яшен булып яшьнәде, йолдыз булып атылды да юкка чыкты... Аның үлеме кояшлы көнне яшен суккан кебек булды. Күңел әле дә аның белән очрашулар көтә, сагынабыз, юклыгына ышанысы килми. Яңгырлы көннәрдән соң ялтырап чыккан кояш кебек килеп чыгар төсле ул. Әнә шулай Эльвирасыз бер ел үткән. Аны хөрмәт иткәннәр әйтүенчә, сагыну, юксыну белән үтте бу ел. Ул һәрчак безнең күңелләрдә булды. Колакта һәрчак аның тавышы янгырады.Ул укыган шигырьләрне тыңлап рухи тынычлык алдык. Аңлагансыздыр, сүзем Таузар авылы кызы, танылган журналист, көчле диктор Эльвира Ибраһимова хакында. 
Эльвирабызны яратучылар, аның иҗатын тирән хөрмәт итүчеләр аның якты истәлегенә багышлап күптән түгел Актанышта "Моң кайтавазы" дигән нәфис сүз бәйгесе оештырды. Ни өчен Актанышта? Нигә Балтачта түгел? Балтач кызы, Таузар иленеке бит ул дияр күпләрегез. Әмма Эльвирабыз кайда гына яшәсә дә, үз кеше иде. Балтачта туса да, биектаулылар да, актанышлылар да аның хакында безнең Эльвира дип сөйли. 
– Актаныш… Безгә ерак төбәк... Ишетеп кенә белә идем мин Актанышны. Кыска гомеренең җиде генә елын Актанышта яшәде бит сеңлем. Әллә яшәү түгел, яшьнәү булды микән?.. Актаныш халкын, аларның үзенчәлеклелеген, аларның үзләренә генә хас ризыкларын, сөйләмнәрен сөйләп туя алмый иде. Юкка гына яратмаган, шулай итеп үзенә дә мәхәббәт яулаган икән бит ул. Аның шигъри күңеле, ачык, сөю белән тулы җанының бер чите чынлап та Актанышта калган булган икән. Сеңлем исеменә багышланган “Моң кайтавазы ” дип аталган шигырь сөйләүчеләр конкурсы уздырулары мине, туганнарымны таң калдырды. Искиткеч матур, күнелләрнең барлык кылларын тибрәндерә торган кичә булды ул, – дип хис-кичерешләре белән бүлеште апасы Алсу Хәкимҗанова әлеге чарадан соң. 
Ни өчен бәйге нәфис сүз сөйләүчеләрнеке? Чөнки Эльвирабызның язмышын шигырьдән башка күзаллап булмый. Ул кечкенәдән укырга ярата, аеруча шигырь китапларын үз итә. Татар һәм рус классиклары әсәрләрен дә ката-кат укый торган була. Бер әңгәмә вакытында “Сез шигырләрне ничек шулай тәэсирле итеп сөйли аласыз?” дигәч, “Аны мин күңел халәте дияр идем. Әнием шигырь укуымны бик яратты”, дип җавап биргән иде. Өлкән һәм урта буын яхшы хәтерли, Әкълимә апа үзе дә шигырьләр иҗат иткән кеше. Радиода эшли башлагач, Эльвира үзенең эфирларын бик теләп шигырьләр белән бизи. Аның тавышы чишмә челтерәве кебек иде. Саф, чиста. Күңел түреннән бәреп чыккан хисләр ташкыны нәкъ чишмә кебек тыныч кына тамашачы күңеленә юл алды.Тыңлаган саен тыңлыйсы килде. 
– Кечкенә генә бәйге-кичә дип уйланган чара чын мәгънәсендә зур бәйрәмгә әверелде. Актаныштан гына түгел, Түбән Кама, Биектау, Балтачта яшәүчеләрнең дә бу бәйгедә катнашуы аның географиясен ачык билгели. Иң кечкенә нәфис сүз сөйләүчегә нибары – 2, иң өлкән катнашучыга 46 яшь иде, ә барысы бәйгедә 62 кеше үз көчен сынады, – ди бәйгене оештыруда вакытларын һәм көчләрен жәлләмәгән Руслан Усманов, Илгиз Шәкуров һәм Резидә Храмова. 
Чарада катнашкан һәркем аларга рәхмәтле булып китте. Бәйгедән берәү дә буш кул белән кайтып китмәде. Бүләкләрне бик мулдан әзерләгәннәр иде. Әлеге чара Эльвирабызның рухына дога булып барып ирешсен. Авыр туфраклары җиңел, караңгы гүрләре якты булсын. Актанышлыларның әле матур башлангычы бары мактауга лаек. Якташыбызның исемен мәңгеләштерүдә тәүге адым ясаулары – без, балтачлыларга уйланырга ныклы җирлек булып тора. 
P.S. Әлеге чарадан соң  социаль  челтәрләрдә Резидә апа Храмованың  "Югалган моң кайтты күңелләргә" дигән шигыре пәйда булды. Сез дә укып карагыз әле, хөрмәтле сайт укучыларыбыз. 
Ургылды залда сихри моң, 
Тын калды тамашачы. 
Экрандагы Эльвирадан, 
Күзен алмый барчасы. 


Тын калган нәни сабыйлар, 
Әти-әниләр тынган. 
Әйтерсең лә, күңелләре, 
Нечкә кылдай тартылган. 


Экранда безнең Эльвира, 
Шигырь сөйли,тын гына. 
Шигырьне озатып бара, 
Йөрәктәге моң гына. 


Аның сихри тавышыннан, 
Күзләргә яшь тыгыла, 
Залда тынлык, җанда дулкын, 
Бары хисләр агыла. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: искә алу кичәсе