Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Югары Субаштан Валерий Семёнов: “Матур яшибез, тыныч булсын дөньялар!”

Югары Субаш халкы - элек-электән моңлы, җырлы-биюле халык. Алар гореф-гадәтләрне онытмыйлар, аларны саклап, яшь буынга җиткереп баралар. Әле кайчан гына укытучылар коллективы зур концерт куеп, халыкны матур ял иттергән иде.

Җәмгыять рәисе Рамил Наилевич та бик кешелекле җитәкче булды. Төзелеш эше белән бергә кешене матур итеп ял иттерә белә. "Кышны озату" бәйрәмен дә истә калырлык, күңелле итеп оештырды. Түбән Каманың "Мунча ташы" килеп халыкка бушлай тамаша күрсәтеп китте.
Инде 27нче март көнне Субаш мәдәният йортының драма коллективы Әмир Камалиевның "Итәкле кияү" әсәре буенча куелган "Кырыкта да кытыклый" комедиясен сәхнәләштерде. Җитәкчесе мәдәният йорты директоры - Хәлил Фәизов. Рольләрне Альберт Николаев, Геннадий Дмитриев, Ильвир Васильев, Гөлнар Габдрахманова һәм Хәлил Фәизов башкарды.
Халыкның байтагы Балтачтагы концертка китүгә карамастан, зал шыгрым тулы иде. Г. Камал театры артистлары килгән диярсең. Артистларыбыз шулкадәр җиткереп, оста итеп, рольгә кереп уйнадылар. Халык бертуктаусыз көлеп, кул чабып, аларны алкышларга күмде. Авыл җирлеге башлыгы Радафил Рәхимҗанов та аларга рәхмәт белдереп, яңадан-яңа иҗат уңышлары теләп, киләчәктә дә сүрелмәскә, чыгышлары белән авылдашларны һәм тирә-як авыл халкын сөендереп торырга чакырды.

Фото: http://vk.com/album-26356184_211951266

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250