Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

"ЮВТ-24" кыска гына вакыт эчендә аудиториясен 25%ка арттыруга иреште

Яңа «ЮВТ-24» телепроекты тапшырыла башлаганнан бирле телеканалның аудиториясе 25% ка артты.

Телеканалның колачы да артты.

Яңа «ЮВТ-24» телепроекты тапшырыла башлаганнан бирле телеканалның аудиториясе 25% ка артты. Бу «Таттелеком» ГАҖнең каналны телевизор караучыларның нинди телевизион тапшырулар карауларын өйрәнгәннән соң ачыкланган.

Аудитория үсеше, тәүлек буенча тайм-слотларны анализлаудан чыгып, 2021 елның февраленнән май аена кадәр билгеләнгән. Бу күрсәткеч тамашачылар тарафыннан телеканал тапшыруларын карау вакыты артты дигән сүз.

Ай саен «Телесмотрение» тикшеренүе Әлмәт һәм Әлмәт районының 3 мең телетамашачысының кайсы каналларга өстенлекбирүләрен өйрәнә. Аның мәгълүматларына караганда, «ЮВТ-24»телеканалына күчүчеләрнең санын исәпкә алучы колачлау да шактый киңәйгән. Февраль аенда Әлмәт тамашачыларының 25% ы әлеге каналны караса, хәзер 30% ка якын.

Тамашачыларны, тәүлек вакыты буенча телеканалны карау графигыннан чыгып, нигездә, аларны яңалыклар кызыксындыруы ачыкланган, әйтергә кирәк көньяк-көнчыгыш белән бер рәттән бөтер республика яңалыклары да, шулай ук көндезге вакытта чыккан «Шәһәр мохите» тапшыруы кызыксындыра. Телетапшырулар карау юуенча телеканалның өлеше төп конкурент белән тигезләнде, ә аның колачы аны узып китте.

«Әлмәт ТВ» телекомпаниясенең базасында «ЮВТ-24» телеканалы барлыкка килү 2021 елның 10 февралендә булды. Шул вакыттан башлап канал «Татмедиа» АҖнең Әлмәт, Азнакай, Бөгелмә, Баулы, Зәй һәм Лениногорск филиалларын берләштереп, Татарстанның көньяк-көнчыгышындагы мәгълүмат үзәгенә әверелде.

 

Чыганак: almetievsk-ru.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЮВТ-24