Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

"Ызандашлар"да кабат бәйрәм. Нинди? (+фоторепортаж)

Кайчакта шигырьне кире сүтеп җыйган чаклар да була

Интернет челтәрендәге “Ызандашлар” төркеменә күптән кушылган идем инде. Ә менә алар ватсаптагы төркемнәренә алгач бөтенләй яңа сулыш ачылды. Монда чып-чын шигъри дөнья... кемдер шигырь куя... китә фикер алышулар, тәнкыйть, аңлату эшләре. Кайчакта шигырьне кире сүтеп җыйган чаклар да булмый түгел.

Ә менә бүген... бары тик телефон аша гына аралашкан ызандашлар белән күзгә-күз очрашу булды. Бераз гына соңа калып барсам да үкенечле булмады. Бер-беребезгә җылы мөнәсәбәт, якты йөз белән аралаштык, тәм-том белән чәйләр эчтек (өч чынаяк эчтем) һәм әлбәттә, шигырьләр, прозадан өзекләр укыдык. Очрашуны Арчаның "Әдәбият һәм сәнгать музее"нда дәвам иттек. Искиткеч бай тарихлы әлеге йортка, үзенең мәдәният һәм сәнгать әһелләре белән горурлана белгән, аларның һәр мирасын күз карасы кебек саклаган, хәзергеләрен барлап, яклап, ярдәм кулы сузып торган арчалыларга чын күңелдән сокланып кайттым. Бу бездә алай түгел дигән сүз түгел... күп нәрсә безнең үзебездән тора... безнең кебек үк гап-гади кеше булган Зиннур абый әнә ничә районның каләм тибрәтүчеләрен барлап бер төркемгә җыя алган бит әле. Димәк, нәрсәдер эшләргә кирәк... безнең районга да кирәк шундый бер матур төркем. "Кызым сиңа әйтәм, киленем син тыңла" кебегрәк булды инде бу... 
Ә бүгенге очрашуга килсәк... иҗат итәргә яңа көч, дәрт алып кайттым мин...бары тик илһам килгәнен генә көтәсе калды. 


P.S. Очрашуга килгән каләмдәшләремә, очрашуны оештырган Зиннур абыйга, Арча районы җитәкчеләренә, Арча үзәк китапханәсе кызларына олы рәхмәтемне җиткерәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: очрашу