Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Үз итә туган авыл!

Рухи яктан баедым мин Кайтып туган ягыма. Матур хисләр биләп алды Туган- үскән ягымда.

Рухи яктан баедым мин
Кайтып туган ягыма.
Матур хисләр биләп алды
Туган- үскән ягымда.

Туганнарча хәл белешә
Авылның һәр кешесе.
Якын итеп, чәйгә дәшә,
Үз итә бит һәрберсе.

Арасында бар өлкәне -
90 яшькә җиткәне.
Мактый алар бу тормышны,
Искә алып үткәнне.

Ниләр генә күрмәгән дә,
Ни генә ашамаган.
Алабута ипиеннән
Кадерлесе булмаган!

Өлкәннәр белән сөйләшкәч,
Рәхәт булды күңелгә.
Шушы матур тормышларның
Кадерен белик кенә!

Авылымның кечесе дә
Өйрәнә догалар да.
Йә Раббым, үзең саклачы
Бу изге юлларында.

Шулай урадым авылны,
Матур һәрбер урамы.
Онытмыйча үз итә бит
Күрше- күлән, туганы!

Димәк, туган авыл яши,
Үзгәрә, алга бара.
Читтәге кыз һәм улларын
Яратып каршы ала!


Ризидә Ситдыйкова ( Шәйхетдинова)
Казан-Куныр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шигырь