Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Үз җырыгызны табыгыз, җырчылар

Үз җырын тапкан җырчы – бәхетле җырчыдыр ул. Ләкин мондый бәхет һәр җырчыга насыйп булмыйдыр шикелле.

Илһам Шакиров дигәндә без мәшһүр “Кара урман”ны ишеткәндәй булабыз, Зөһрә Сәхәбиева белән ул җырлаган “Җидегән чишмә” бербөтенгә әверелде, “Олы юлның тузаны”н Таһир Якупов кебек җырлаучы юк, Гөлсем Сөләйманова гына “Сәгать чылбыры”н әлегәчә чыңлата. Флера Сөләйманова “Гөлшаһидә җыры”н чып-чын Флүрә җыры итте. Айгөл Хәйри “Кошлар тынды”ны өр-яңадан ачып, яңа биеклеккә күтәрде. Вафирә Гыйззәтуллинаны хәтерләтергә “Ком бураны” калды. “Акчарлаклар”ны Нәҗибә Ихсанова кадәр, “Кыр казлары артыннан”ны Исламия Мәхмүтова кадәр үзәкләргә үткәзеп җырлаучы күренми әле.

Рәшит Ваһапов, Шамил Әхмәтҗанов, Габдулла Рәхимкулов, Хәйдәр Бигичев, Җәвәһирә Сәләхова, Сөләйман Йосыпов репертуарындагы кайбер җырларны да бүтәннәрнең алар кебек шәп җырлавын күз алдына китерү кыен. Ә бар шундый җырчылар, гомерләре буе сәхнәдән төшмәгәннәр алар, әмма еллар үткәч, кайсы җырны җырлый торган иде әле бу дип уйлый башласаң, берни дә искә төшереп булмый. Күп җырлар башкару белән мавыкканчы, үз җырыңны табу – җырчы булып халкың хәтерендә калу өчен иң отышлы юл шушыдыр ул.

 

Рәфыйк ШӘРӘФИЕВ.

Балтач районы, Карадуган авылы.

tatyash.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: татар җыры