Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Заһидуллиннар "Авыл гаиләсе" номинациясендә җиңүче (+фото)

Мәскәүдә «Ел гаиләсе» Бөтенроссия конкурсына йомгак ясалды.

Экспертлар гаиләләрнең портфолиоларын, аларның визит карточкаларын һәм социаль тормышта катнашуларын онлайн-форматта бәяләделәр. Конкурста барлыгы 3 меңгә якын Россия гаиләсе катнашты.

Татарстан Республикасыннан «Авыл гаиләсе» номинациясендә райондашларыбыз Лилия һәм Рөстәм Заһидуллиннар җиңүче дип табылды.

Рөстәм Рафис улы 2010 елдан район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеген җитәкли. Яшь җитәкче районда спорт һәм яшьләр хәрәкәтен үстерүгә күп көч куя. Халыкта «Һәр уңышка ирешүче ир-ат артында сөюче, сабыр һәм ярдәмче хатын тора», - диләр. Лилия Мөдәрис кызы да шундыйлардан, ул район үзәк хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшли.

Заһидуллиннарның гаилә бәхете рецепты бик гади — яратырга, аңларга, ярдәм итәргә һәм барысын да бергә эшләргә тырышу. Нәкъ менә шундый үгет-нәсихәтләрне алар әти-әниләре кебек актив һәм иҗади булып үсүче өч балаларына да бирә.

Бөтенроссия конкурсы нәтиҗәләре буенча Милли китап-елъязма басылачак. Ул ике басманы үз эченә ала: беренчесендә җиңүче гаиләләр тарихы, ә икенчесендә Бөтенроссия конкурсында катнашучылар турында мәгълүмат булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев