Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Үзе татар баласы, русча шигырь сөйли (фото)

Бәйрәм ялларында бик рәхәтләнеп сайтыбызга керегез, район хәбәрләрен укыгыз, бәйрәм чараларыннан үзегезне күрегез. Сайтыбыз ялларда бары тик сезнең өчен эшли, сәгать саен яңа хәбәрләр урын ала бара.

Бәйрәм чараларыннан булган фоторепортажларны, видеоларны үзегез дә җибәрә аласыз. Үзенчәлекле, сыйфатлы, бай сценарияле эшләрне веб-редакторыбыз, һичшиксез, сайтка куячак. Ялларда да бергә калыйк, аерылмыйк, дуслар!

Чыршы бәйрәмнәреннән булган фоторепортажны дәвам итеп, бистәнең "Салават күпере" балалар бакчасының зурлар төркемендә булган бай программалы бәйрәм фотоларын тәкъдим итәбез.

Биредә бәйрәм чыннан да бай эчтәлекле булды. Группа тәрбиячеләре Лилия Галимуллина блән Альбина Хазиева тырышканнар, үзләре исә музыка җитәкчесе Дамира Дамировна белән биергә өйрәтүче Рузиләгә рәхмәтле.

Төрле әкият геройлары булып киенгән балалар башта " Бүре һәм җиде кәҗә бәтие" турында рус халык әкиятен тәкъдим итте. Балаларыбыз рольләрне рус телендә уңышлы башкарып чыктылар. Инглиз теле укытучысы Айсылу Усманова инглизчә инсценировка әзерләгән иде, бик күңелле килеп чыкты. Музыка мәктәбенә йөрүче Иркә, Сафия, Мәрьям, Таңсылуга Дамира Дамировна "Новый год идет" җырын өйрәткән, гаять тә матур чыгыш булды ул.Группа белән бергә фонарьлар яктыртып, "Сәгать суга" җырын да оста башкардылар. Монысы да русча. Чыршы тирәли шигырьләрнең дә күбесе рус телендә яңгырады. Соңыннан балалар Кыш бабай, Кар кызы белән бергә фотога төштеләр. Бәйрәм бик күңелле булды, әти- әниләр балаларның рус телендәге чыгышларын бик ошатты, рус телен шулай әйбәт өйрәтүләренә рәхмәтле калдык, ләкин бәйрәм ахырында балачакта өйрәнгән шигырьләрен чын татарча сөйләргә теләүче әниләр дә булмады түгел ,булды:

Чыршы, чыршы, без сине
Сагынып көттек ел буе,
Син тагын да матуррырак
Бизәлгәнсең бу юлы, ягъни мәсәлән.

Нишләтәсең, моны хәзер үземнең кызым да сөйләми, өйрәтә башлаган идем, Не-не, лучше русча, ди. Не-не дигәне дә ни русча, ни татарча түгел бит әле аның ...

Үзәк чыршыны ачу тантанасында Таңсылу исемле кыз шартлатып русча шигырь сөйләп биргән иде. Алып баручы егет әйтә, нинди матур исемле татар кызлары, малайлары русча шигырь сөйлиләр ди. Уйланырлык сүз әйтте ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250