Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Зөфәр Абитов: “Җиңми кайту гөнаһ булыр иде” (фото).

Районыбыз прокуроры Зөфәр Абитов прокуратура хезмәткәрләре арасында үткәрелгән Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Кызыл ромашка" республикакүләм иҗади сәнгать бәйгесендә катнашып, лауреат исеме алып кайтты.

Әлеге уңайдан аның белән әңгәмә оештырып алырга булдык.
- Зөфәр Мәүлитович, бәйгедән алган тәэсирләр белән уртаклашыгыз әле.
- Әлеге чара фронтовик шагыйрь Муса Җәлилнең «Кызыл ромашка» шигыре исеме белән аталучы үзешчән сәнгать конкурсы иде. Конкурсның сайлап алу этаплары төрле зоналарда үтте. Миңа Яшел Үзән шәһәрендә катнашырга туры килде, Балтачтан үзем генә идем.
Жюрида Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфыйковның да булуы тагын да зур җаваплылык өстәде. Аннары 4нче май көнне Казанда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе концертлар залында конкурсның гала-концерты булды. Анда Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы Спикеры Фәрит Мөхәммәтшин һәм бик күп мәртәбәле кунаклар, Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова, прокуратура ветераннары бар иде. Алар игътибарына «Вокаль ансамбль», "Музыкаль гаилә", "Вокал-соло", "Бию", «Оригиналь жанр», "Иҗади сүз" номинацияләрендә җиңү яулаган 32 хезмәткәр үз чыгышларын тәкъдим итте.

- Сез кайсы өлкәдә чыгыш ясадыгыз?
- Мин "Вокал соло" номинациясендә катнаштым. Хәйдәр Бигичев репертуарындагы "Кайту" (М.Галиев сүзләренә Л. Батыр-Болгари көе) ретро җырын башкарып, "Җиңүче дипломы"на лаек булдым. Әлеге җиңү - күмәк хезмәт нәтиҗәсе ул. Шушы мөмкинлектән файдаланып, конкурска әзерләнүдә зур ярдәм иткән район мәдәният бүлеге җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Рәзинә Сәләхетдиновага, мәдәният үзәге мөдире Айзат Шәйхелмәрдановка, музыка яздыру буенча Алмаз Миргалимовка һәм лирик бизәлеш өчен Галия Йосыповага, җыр барышын Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган компьютер презентациясе белән бизәгне өчен Гөлнара Гариповага рәхмәт белдерәсем килә. Айзат Шәйхелмәрдановка баян партиясен башкарганы өчен Татарстан прокуроры исеменнән Рәхмәт хаты да тапшырылды.

Хәер, мәдәният өлкәсендә зур казанышларга ирешкән, сәнгатькә гашыйк Балтач районы данын яклап чыгыш ясаганда җиңми кайту гөнаһ булыр иде. Чөнки балтачлылыр бик иҗади, талантлы халык. Аның үз шагыйрьләре, язучылары, композиторлары, ансамбль һәм бию коллективлары бар. Башка районнар белән чагыштырганда, биредә менталитет башка. Мин үзем Буа районыннан. Балтачта сигезенче елын прокурор булып эшлим. Шуңа бу ачык күренә.

- Гади халык прокуратура хезмәткәрләрен иҗаттан "ераграк" торучылар дип күзаллый...
- Әйе шул, бу фикер белән һич кенә дә килешмим мин. Без нәкъ алар кебек кешеләр. Прокуратура хезмәткәрләренә хөкем чыгаручы, җәзага тартучы орган дип кенә карарга кирәкми. Биредә кырыс кешеләр эшли дигән фикер калырга тиеш түгел. Безгә халык үзенең тормышындагы җитди мәсәләләре булганда, моң-зарын белдерергә килә. Аларга консультацияләр бирәбез. Без - социаль катлам кешеләренең мәнфәгатьләрен яклаучы, бүгенге заманда бердәнбер халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтүчеләр.
Шулай ук үзебезнең һөнәри эшебездән тыш төрле чараларда да катнашып киләбез. Мәсәлән, ел саен традицион рәвештә үткәрелүче республикакүләм спорт ярышларында катнашабыз. Әле менә 23нче майда Яшел Үзән шәһәрендә прокуратура хезмәткәрләренең IV Спартакиадасында көч сынашып кайттык. Минем урынбасарым Фәрит Шәрифуллин шахмат буенча, ә ярдәмчем Гөлнара Галиуллина волейбол җыелма командасы составында катнашты.
Кама Тамагы районында оештырылган ГТО нормативлары тапшыру чарасында да активлык күрсәттек. Кыскасы, спортта да, сәнгатьтә дә сынатмаска тырышабыз.
- Әңгәмәгез өчен рәхмәт!

Әңгәмәдәш Ясминә Шәмсетдинова
Фото:http://prokrt.ru/main/news1/v_zelenodolske_sostoyalsya_zonalnyj_etap_konkursa_hudozhestvennogo_tvorchestva_rabotnikov_prokuratury_respubliki_tatarstan_krasn/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250