Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Журналист буласың киләме? Бу бәйге – синең өчен!

“Ватаным Татарстан“ газетасы чыгарылыш сыйныф укучылары өчен иҗади бәйге игълан итә. Бәйге нәтиҗәләре буенча бер җиңүче Казан федераль уни­вер­ситетының Югары журналистика һәм медиаком­муникацияләр мәктәбенә “Журналистика“ юнәле­шен­дә “Яңа милли медиа чаралары“ профиле буенча бушлай укырга кабул ителә!

Беренче тур

Читтән торып. Анда катнашу өчен редакциягә социаль-иҗтима­гый темага проблема күтәрелгән язма җибәрергә кирәк. Күләме 14 нче шрифт, 1,5 интервал белән 3 биттән арт­маска тиеш.

Шулай ук катнашучыдан үзе турында 1 минутлык видеоролик тө­шереп җибәрүе сорала (смартфон камерасына төше­рергә дә ярый).

Материалны 25 майга кадәр konkurs_vt@mail.ru адресына җи­бәрү яки Казан ш., Академия урамы, 2 нче йорт адресы буенча редак­циягә китереп бирү шарт.

Икенче тур

Беренче турдан узучылар ре­дакциягә әңгәмәгә чакырыла.
Иҗади бирем һәм әңгәмә нәти­җәләре буенча конкурс җиңүчесе 10 июньгә кадәр игълан ителәчәк.

Димәк, без көтәбез:

1. Социаль-иҗтимагый темага, проблема кү­тә­релгән 3 биттән арт­маган язма
2. Катнашучы турында 1 минутлык видеоролик
3. Катнашучы турында мәгъ­лүмат: исем-фа­милия, әтисенең исе­ме, тору урыны, мәктәбе, кызыксынулары һәм социаль чел­тәр­ләрдәге шәхси сәхифәгә (яки ул алып бара торган сәхифәгә) сылтама.
4. Шәхси мәгълүматны эш­кәр­түгә ризалык (бланк vatantat.ru сайтында урнаштырылган).

Игътибар!

 *Бәйгедә катна­шучының рус теле һәм әдәбияты фәннәреннән Бер­дәм дәүләт имтиханын тапшыруы шарт!
*Бәйге бары тик татар телендә генә уздырыла.
*География чикләнмәгән.
*Катнашучының иҗади портфолиосы (төрле матбугат чараларында басылып чыккан язмалары тупланмасы) һәм уңыш портфолиосы (төрле бәйгеләрдә, фән олимпиадаларында катнашу, җиңү) булу хуп­лана.

Белешмә өчен:

 (843) 222-09-70 (кабул итү бүлмәсе)
222-09-67 (баш мөхәррир урынбасары)

Бәйгенең нигезләмәсе_PDF

Бәйгенең нигезләмәсе_word

Катнашучылар турында мәгълүмат тапшыру шартлары_PDF

Катнашучылар турында мәгълүмат тапшыру шартлары_word

Бәйге 2019 елның 1 маеннан 30 июненә кадәр уздырыла. Оештыручы – “Ватаным Татарстан“ газетасы редакциясе. Тулырак мәгълүмат, нигезләмә www.vatantat.ru сайтында һәм газе­та­ның социаль челтәрләр­дәге сәхи­фәләрендә. 16+

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 64, 01.05.2019/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйге