Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Журналист-язучы Гөлсинә Галимуллина белән очрашу кичәсеннән фотомизгелләр

Гөлсинә Галимуллина исеме райондашларыбызга яхшы таныш. Аның бай эчтәлекле китапларын кем генә яратып укыймый икән?

10 апрель көнне Балтач районы Норма авылы мәдәният йортында китап сөючеләр белән әдәби кичә үткәрелде. Китапханә җитәкчесе Лилия Разгиловна иҗатымны тирәнтен өйрәнгән. Видеослайдлар аша ун китабыма карата да әдәби анализ ясады. Нормада җырчылар да күп икән. Кичәне матур җырлар белән бизәделәр. Очрашуга үзләренең чакыруы буенча "Җиләкле тау сере" китабының баш герое Айбикә белән бардык. Ул да кичәдә катнашучыларны җырлары белән үзенә җәлеп итте. Кичә бай эчтәлекле булды. Әсәрләр буенча сораулар бирделәр. Кичәне Балтач үзәк китапханәсе җитәкчесе Резеда Зарипова йомгаклады.

Гөлсинә Галимуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев