Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Остазына зур рәхмәт!

Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге «La Primavera» Казан камера оркестры белән чыгыш ясады

Районыбыз кызы Зилә Хәмитова Балтач исемен данлауны дәвам итә. Талантлы кызыбыз остазы, район музыка мәктәбе укытучысы Әлфия Фәритовна кул астында шөгыльләнә, бәйге-фестиваль-концертларга да аның белән йөри. Күптән түгел ул башкалабыз Казанда Салих Сәйдәшев исемендәге концертлар залында «Звезды из завтра» дигән республикакүләм Гала-концертта лауреат булды һәм зур сәхнәдә ТР Халык артисты, Татарстанның сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге «La Primavera» Казан камера оркестры белән чыгыш ясады. Рөстәм Абязов - «La Primavera» камера оркестрының директоры-сәнгать җитәкчесе һәм төп дирижеры. Үзенә бөтереп алган музыка дөньясында тырыш, талантлы райондашыбызга уңышлар, бәхетле киләчәк телибез. Ә остазына зур рәхмәт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зилә Хәмитова