Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Зөлфирә Камалова белән Мәрьям Вафина "Ел хатын-кызы" бәйгесенең зона этабыннан җиңү белән кайттылар (фото)

14 февраль көнне Биектауда "Ел хатын-кызы" һәм Хатын-кыз күзлегеннән ел ир-аты" дигән республика бәйгесенең зона этабы үтте.

Алдарак хәбәр иткәнчә әлеге чарада районыбыз данын Балтачтан Зөлфирә Камалова белән Югары Субаш авылыннан Мәрьям Вафина яклады.

Алар икесе дә уңышлы чыгыш ясадылар. Бу гүзәл ханымнарның уңышларында гаилә әгъзаларының, район социаль яклау бүлегенең, район мәдәният үзәге хезмәткәрләренең, Балтач бистәсе ветераннар советының "Сүнмәс дәрт" клубы үзешчәннәренең, "Ак калфак" бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының райондагы бүлекчәсенең өлеше дә шактый зур булды. Күмәк тырышлык һәм бердәм көч нәтиҗәсендә райондашларыбызга уңыш елмайды.
Зөлфирә Камалова - "Хатын-кыз-лидер" номинациясендә, ә Мәрьям Вафина "Өченче буын Хатын-кыз-ана" номинациясендә җиңү яулады.
Райондашларыбызны олы җиңүләре белән ихластан тәбриклибез.
Киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз! Алар Татарстан Президенты югарылыгында Казан Кремлендә уза торган тантаналы чарада катнашачак.


baltasi_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250