Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Зөлфия Вәлиева «Зө-Ләй-Лә»дән нигә аерылган?

«Зө-Ләй-Лә» дән ике Ләйсән «Казан» бию ансамбле белән Башкортстанга 10 көнгә зур гастрольләргә чыгып киттеләр. Ә Зөлфия ник алар белән бармаган соң?

"Театрда «Өченче бүлмәдә эт яши» дигән яңа «пьесага утырдык». Пьесаны башта бөтен катнашачак артистлар режиссер белән укыйлар. Ул - иҗат процессының беренче өлеше. Шуны «пьесага утыру» дип атыйбыз. Авторы - Рөстәм Мингалим, режиссеры - Резеда Гарипова. Премьера 10 декабрьдә булачак. Мин Гөлия исемле хатынны уйныйм. «Зө-Ләй-Лә»дән ике Ләйсән «Казан» бию ансамбле белән Башкортстанга гастрольләргә чыгып киттеләр. Мин театрда яңа спектакль өстендә эшлим. Язмыш шулай итә, берни эшләтеп булмый, кызлар мине коткара, аларга рәхмәтем чиксез. Театр - төп эшем", дип белдергән Зөлфия "Шәһри Казан" газетасына, дип яза туйлар.ру.

Чыганак: http://tuylar.ru/
Фото: http://gdb.rferl.org/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250