Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Зөлфәт китте...

Зөлфәт Зиннуров ТНВ@tvtnv дан киткән

Бу хакта Зөлфәт үзе инстаграм битендә менә нәрсәләр яза.

"Җәмәгать, сәламнәр! Бу фотода аңлашыла инде, әйе, ТНВ@tvtnv дан киттем. Башка кешеләрдән төрле имеш-мимешләр ишеткәнче, үземнең аккаунтта хәбәр итәргә булдым. Юк, берәү белән дә сүзгә килмәдек, талашмадык-сугышмадык))) Белгәнегезчә, мин параллель рәвештә Татар радиосында да @tatarradiosi иртәнге тапшырулар алып барам. Шуңа күрә тнв җитәкчелеге мине сайлау алдына куйды: я радио, я телевидение. Телевидениегә 2000 нче елда килеп кергән идем, 20 ел вакыт үтеп тә киткән! Ужыс, куркыныч саннар))) Башваткычны инде 5 елдан артык алып барам, тамашачылар да ялыккандыр, нинди дә булса яңалык кирәк дип кат-кат уйлаганнан соң радионы сайларга булдым. Нәрсә дисәң дә, иҗат юлымны 11 нче сыйныфта укыганда ук радиодан башлаган идем бит.
Башваткыч тапшыруын яратып караучы Хөрмәтле Тамашачым, зур рәхмәтләрем иң беренче Сезгә, тапшыруның командасы: режиссер Зөлфирә Мөхәммәдиева, мөхәррирләр Әлфирә Мәһдиева, Миләүшә Гариповага һәм оператор/монтажёр/тавыш операторы егетләренә! Матур итеп эшләдек, Аллага шөкер! Кем белә, бәлки әле киләчәктә тагын бергә эшләү насыйп булыр.
Ә хәзер иң мөһиме: Башваткычта алып баручы итеп кемне күрергә теләр идегез? Чынлап, языгыз әле, чөнки җитәкчеләргә кемнедер тәкъдим итәргә онытып та җибәрергә мөмкиннәр. 
p.s. Телевидение бинасы эчендә дивардагы фотоны алып куярлармы икән инде хәзер... Алсагыз, миңа бирегез әле, яме @tvtnv ?
#Башваткыч #тнв #барсмедиа#татаррадиосы"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев