Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Зәлиябез бер дә тик тормый

Балтачның уңган-булган кызлары нинди генә бәйгеләрдә катнашмый.

Әле катнашып кына калмый, җиңүләр дә яулыйлар. Болар бит барысы да төп хезмәттән тыш башкарыла. Чепья авылы китапханәсендә эшләүче Зәлия Зыятдинова да шундыйлардан. Бик актив, эзләнүчән кеше ул.

Шушы көннәрдә ул «Шәһри Казан» газетасы Татарстанның архив хезмәте белән берлектә «Минем гаиләмдәге иң борынгы басма» дигән конкурста катнаша.

“Бәйгенең «Тамашачы мәхәббәте» дигән номинациясендә җиңүчене сайлау буенча тавыш бирү этабы төгәлләнү алдында. Дусларым! Әлегә сезнең ярдәм белән беренчелектә барабыз, сезгә зур рәхмәтемне җиткерәм. Әйдәгез тагын әз генә тырышып алыйк инде. Бердәмлектә көч! Без булдырабыз!”, дип язган Зәлия контанкттагы үз битендә. Уңышлар телибез сиңа, Зәлия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйге