Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Үзләре сайлаган язмыш

Узган ел район мәгариф идарәсе коллективы, Укытучылар көне уңаеннан, Чепья һәм Балтач мәдәният йортларында Туфан Миңнуллинның “Үзебез сайлаган язмыш” әсәрен сәхнәләштергән иде.

Әлеге әсәр һәрвакыт актуаль, анда күтәрелгән мәсьәләләр әле дә бик мөһим һәм көн үзәгендә тора.

Балтач үзешчәннәре тарафыннан Туфан ага Миӊнуллинныӊ «Үзебез сайлаган язмыш» әсәре куелган була инде. Узган ел исә район халкы мәгариф идәрәсе каршында эшләп килүче драма түгәрәге артистлары башкаруында  «Үзебез сайлаган язмыш» спектаклен яңартылган вариантта күрә алды.

– Әлеге әсәр Укытучылар көненә багышлап махсус куелды. Ни өчен шушы әсәргә тукталдыкмы? Әсәрләр сәхнәгә күп куела, әмма көнен-төнен кәгазь арасына чумган, бар көчен, сәләтен балалар укытуга, аларның талантын үстерүгә биргән мөгаллимнәрнең хезмәте бөтенләй яктыртылмый диярлек иде, – ди режиссер Нәҗип Әминов.

Мәгариф артистларының  “Үзебез сайлаган язмыш”ы Чепьяда һәм өч мәртәбә Балтачта тулы заллар җыйды.
– Нәҗип абый, спектакль нигездә яңа состав белән куелды. Состав сайлау авыр булмадымы? – дип кызыксынам.
– Чыннан да, узып киткән сезонда составны яңарттык. Җиңел булмады, әлбәттә. Шул ук ир-ат артистларга кытлык кичерәбез. Аннан соң, репетицияләргә җыелуда да кыенлыклар белән очрашырга туры килде, чөнки үзегез беләсез, укытучыларның бер генә минут та вакытлары юк, я алар укытуда, я җыелышта. Шуңа да бик кадерле булган ял көннәрендә җыелып, репетицияләр ясадык, – ди драма түгәрәге җитәкчесе, режиссер, үзе дә спектакльдә Фасил ролен башкарган Нәҗип Әминов.

Бүгенге көнгә аваздаш булсын өчен режиссер әсәргә бераз үзгәрешләр кертә, яңарта, заманга яраклаштыра. Һәм әйтергә кирәк, бу бик отышлы алым булды. Мәсәлән, әсәрдә РОНО мөдире ир-ат булса, Балтач тамашачысы аны бүгенге көндә мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Зәкиева башкаруында күрә алды. Динә ролен башкарган Эльмира Әхмәдиева, тискәре рольләрнең берсе булган завуч Мөнирәне гәүдәләндергән Алисә Галләмова, Нурия ролендәге Ләйсән Гатауллина, яшь директор Илгиз Туктаровны уйнаган Ринат Мөхәрләмов беренче мәртәбә генә булса да, шулкадәр тормышчан уйнадылар, геройларның чын йөзен ачып бирә алдылар. Бик күп мәртәбәләр тамашачы алдында имтихан тоткан сәхнә ветераннары Камил Садыйков, Гадения Зәкиева, Нәҗип Әминовларга да бу кичтә озак алкышлады тамашачы.

Тагын шунысын да әйтергә кирәк, спектакль өчен Нәҗип Әминов яңа көйләр иҗат итә. Аның өчесе тәнәфес вакытында җыр буларак, берсе спектакль барышында көй буларак яңгырады. Алия Зәкиева сүзләренә язылган “Язмыш кушса”, Фәридә Шакирова сүзләренә иҗат ителгән  “Үзебез сайлаган язмыш” җырлары тамашачы тарафыннан бик җылы кабул ителде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: театр