Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Зөһрә Рамазанова иҗатыннан

Ил өчен, Ватан өчен!

Быел 70 ел була
Бөек Җиңүебезгә!
Башка мондый авырлыклар
Килмәсен илебезгә!
Күпме тир, яшьләр түгелгән
Ил өчен, Ватан өчен!
Балалар, оныклар өчен,
Бүгенге тормыш өчен.
Күпме ана җибәргән бит
Лачын кебек улларын,
Беркем белмәс ул кайгыны,
Ул ананың уйларын.
Әле тормыш күрмәгәннәр
Киткәннәр ил сакларга.
Үз башларын корбан итеп,
Ир-ат сүзен акларга.
Күпме бала кечкенәдән
Ятимлекне татыган.
Яшь чактан эшкә җигелеп,
Балачаксыз да калган.
Ул чактагы ятим бала
Бүген инде олылар.
70 ел вакыт узса да
Төзәлмәгән яралар.
Җир йөзендәге балалар
Сугыш тәмен белмәсен.
Кешегә кайгы килсә дә,
Ил башына килмәсен!
Фото: http://www.molportal.ru/node/10892

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250