Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Зур бәйрәм, куәтле бәйрәм

Моряклар безнең районда күп, егетләр хезмәт итә тора, моряк исемен горур йөртә тора.

Хәрби-диңгез флоты һәрчак Рәсәйнең оборона куәтенең нигезе булды. Хәрби моряклар һәрвакыттагыча Рәсәйнең горурлыгы, алар тарафыннан ил тарихына күркәм сәхифәләр язылган. Хәзер дә флот елдан-ел яңара, хәрби куәтен арттыра бара. Диңгез-океан киңлекләрендә Ватанны саклау һәрчак горурлык булып кала бирә. Безнең районда да әлеге көнне диңгездә хезмәт итүчеләр зурлап билгеләп үтә.

- Элек 23 февраль – Совет армиясе һәм хәрби диңгез флоты көне дип билгеләп үтелде. Шул бер бәйрәм иде. Ә хәзер бәйрәмнәр күп һәм алар арасында күркәме - Хәрби -диңгез флоты көне. Бу көн 2006 елда хөрмәтле Рәсәй Президенты тарафыннан яңартылды, һәм июльнең соңгы якшәмбесенә билгеләнде. Иң зур бәйрәмнәрнең берсе, үзенчәлекле, истә калырлык. Бу көнне Севастопольдә, Ленинградта гаҗәеп матур шартларда тантаналы парадлар уза, котлаулар яңгырый. Мин дә йөрәгендә флотка карата җылы хисләр йөрткән хәрби диңгезчеләрне ихлас күңелдән бәйрәм белән тәбрик итәм, хәерле озын гомерләр, ныклы сәламәтлек, тормышларында зур уңышлар, гаиләләренә иминлек-тигезлек телим һәм 26 июль көнне хәрбиләрнең изге урыны саналган “Ватан сакчылары” паркындагы кораб янына флаг күтәрергә чакырып калам. Бәйрәмнең тантаналы өлеше сәгать 9 туларга 15 минутта башлана, нәкъ 9.00 сәгатьтә хәрби диңгез флоты флагын күтәрәчәкбез. Барлык морякларны гаиләләре, дуслары, якыннары белән бергә бәйрәмгә дәшәм. Соңга калмыйча килеп, танатананың ямьле мизгелләре шатлыгын бергә-бергә уратаклаша алсак иде.

Хәрби диңгез флоты көне районыбызда бер елны да үтмичә калмый. Ел да бәйрәмгә 30-40 кеше килә. Моряклар безнең районда күп, егетләр хезмәт итә тора, моряк исемен горур йөртә тора. Бәйрәм белән сезне, мөхтәрәм райондашлар, диңгезчеләр, моряклар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хәрби-диңгез флоты көне