Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Зур җиңү

Балтачның сәнгатьне үз иткән егет-кызлары «Наше время – Безнең заман» эшче яшьләр иҗатының VII ачык республика телевизион фестивалендә җиңү яулады.

Шимбә, ягъни 16 ноябрьдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында ел саен үткәрелә торган «Наше время – Безнең заман» эшче яшьләр иҗатының VII ачык республика телевизион фестивале тәмамланды.

Проект республика предприятиеләрендә һәм оешмаларында эшләүче 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге яшьләргә музыка, хореография, нәфис сүздә үзләрен күрсәтергә мөмкинлек бирде.

«Хореография (ансамбльләр)» номинациясендә районыбызның «Стальной дом" җәмгыяте исеменнән чыгыш ясаган хореография коллективы 1нче урынны яулады. Райнур Фаезов һәм Рәмис Ганиев «Минута славы» номинациясендә 2нче урынны алдылар, шулай ук суперфиналда егетләр «Милли традицияләрне саклаган өчен» дигән махсус приз белән дә бүләкләнде, дип хәбәр итә район мздзният үзәге директоры Раил Садыйков.

Фото: instagram.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Безнең заман - Наше Время"