Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

1 апрельдә Дәүләт хезмәтләре Порталында 1 сыйныфка гаризалар кабул итү башлана

1 апрельдән республикада яшәүчеләр Татарстан Дәүләт хезмәтләре Порталы аша балаларны беренче сыйныфка кабул итү өчен гариза бирә ала.

2020 елда мәгариф учреждениеләренә язылу сервисыннан 65,5 мең татарстанлы файдаланган. Хезмәт күрсәтүгә сылтама – https://uslugi.tatarstan.ru/service/detail/22364

Электрон гариза бирү процедурасы халыкка уңайлыгы өчен максималь дәрәҗәдә гадиләштерелде. Бары тик баланың мәгълүматларын күрсәтергә, районны һәм мәктәпне сайларга гына кирәк. Моннан тыш, порталда бирелгән гаризаның статусын да күзәтеп торырга мөмкин.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мәктәпкә кабул итү турында электрон гариза кәгазьдәгесенә тиң: гаризаларның ике варианты да бер үк шартларда карала. Әмма, электрон гариза тапшырганнан соң, ата-ана (баланың законлы вәкиле) сайлап алынган белем бирү учреждениесенә документларның төп нөсхәләрен 5 эш көне дәвамында китереп тапшырырга тиеш.

Шулай ук исегезгә төшерәбез, ТР Дәүләт хезмәтләре Порталы аша:

  • мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына (2020 елда – 31 025 гариза);
  • урта һөнәри белем бирү учреждениеләренә (2020 елда – 29 880 гариза);
  • өстәмә белем бирү учреждениесенә (2020 елда – 139 609 гариза) гариза бирергә мөмкин.

Яңа уку елында 1 сыйныфка 20 меңнән артык укучы барыр дип көтелә, бу узган ел белән чагыштырганда бер меңгә күбрәк.

Чыганак: digital.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 1 класс мәктәпкә укырга керү гариза