Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

1 февральгә кадәр БДИ тапшыру өчен гариза бирергә мөмкин

1нче февральгә кадәр Бердәм дәүләт имтиханында катнашу өчен гаризалар кабул ителә. Чыгарылыш сыйныф укучыларына тапшырыласы фәннәр исемлеген һәм БДИда катнашу вакытын күрсәтергә кирәк.

11нче сыйныф укучылары, узган елларда тәмамлаучылар, һөнәри училищелар студентлары һәм экстерннар шәхсән үзләре дә, ата-аналары һәм законлы вәкилләре аша да, шәхесләрен раслаучы документ нигезендә гариза тапшыра алалар. Гаризага катнашучының һәм әти-әнисехакындагы шәхси мәгълүматны эшкәртүгә ризалыгын да беркетергә кирәк, дип яза Казан мэриясе порталы.

Унберенче сыйныф укучылары үз уку йортларына, ә экстерннар үзләре теләгән белем бирү оешмаларына гариза бирә.

Узган елларда тәмамлаучылар гариза биргәндә белем алу турындагы документларның оригиналларын яки белем алу турындагы документларның билгеләнгән тәртиптә расланган күчермәләрен күрсәтергә тиеш. Урта һөнәри белем алучы студентлар кебек үк, алар да яшәү урыны буенча муниципалитетларның мәгариф бүлекләренә (идарәләренә) гариза бирәләр.

http://shahrikazan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев