Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

1 мартка кадәр гариза язарга тиешләр. Кемнәр?

Татарстанда 1 мартта 9 сыйныф укучыларыннан дәүләт йомгаклау аттестациясендә катнашуга гаризалар кабул итү тәмамланачак.

Россия мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек хезмәте хәбәр итүенчә, 9 сыйныф укучылары үз мәктәбендә тапшыру өчен сайланган предметларны күрсәтеп гариза язарга тиеш. 

«Төп гомуми белем турында аттестат алу өчен 9 сыйныф укучылары рус теле һәм математикадан мәҗбүри, шулай ук сайлау буенча ике фәннән имтихан тапшырырга тиеш. Әдәбият, физика, химия, биология, география, тарих, җәмгыять белеме, информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технология, чит телләр фәннәрен сайларга мөмкин», диелә федераль хезмәт хәбәрендә.

Россия халыкларының туган телен һәм әдәбиятын өйрәнгән укучылар әлеге фәннәр буенча имтиханнар тапшыра ала.

Гаризада йомгаклау аттестациясе формасын — төп дәүләт имтиханын яки дәүләт чыгарылыш имтиханын билгеләргә кирәк булачак.

Дәүләт йомгаклау аттестациясенә рус теле буенча үткәрелгән йомгаклау әңгәмәсен уңышлы узган мәктәп укучылары кертеләчәк. Ул быел 12 февральдә тапшырыла.

Тугызынчы сыйныф укучылары өчен төп дәүләт имтиханы вакытыннан алда 21 апрельдән 16 майга кадәр, төп этабы 22 майдан 30 июньгә кадәр узачак.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев