Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

1 сентябрьдән мәктәптә укуларның ничек оештырылачагына ачыклык кертелде

Россия Мәгариф министрлыгы мәктәпләргә өйдән торып укуны кертергә җыенмый. Шулай да аның кайбер мөмкинлекләреннән файдаланылачак, дип белдергән ведомство башлыгы Сергей Кравцов.

“1 сентябрьдән, гадәттәгечә, мәктәпкә барып укуны күздә тотабыз, онлайн-укытуны планлаштырмыйбыз. Онлайн-укыту  укучылар һәм укытучылар өчен яңа мөмкинлекләр ача, әмма бу өстәмә мөмкинлекләр генә”, – дигән Кравцов. Ул шулай ук киләсе елның башында укучыларның кайсы фәннәрдән “аксауларын” ачыклау өчен белемнәре тикшереп каралачагын хәбәр иткән.  Әмма моның өчен билге куелмаячак. Министр әйтүенчә, өйдә утырып укыган чагында балаларның нинди фәннәрне начаррак үзләштергәннәрен ачыклау өчен генә шундый тикшерү үткәреләчәк.

“Без яңа уку елына әзерләнә башладык. Барлык мәктәпләр ачылачак, аларда гадәттәге линейкалар оештырылачак. Шул ук вакытта “Роспотребнадзор”ның бөтен таләпләре исәпкә алыначак”, – дигән Кравцов.

Ул шулай ук 1 сентябрьдән сыйныф җитәкчеләренә өстәмә рәвештә 5әр мең сум түләнәчәге, шул ук вакытта башка түләүләрнең дә юкка чыгарылмаячагы турында билгеләп үткән. Моннан тыш башлангыч сыйныфларда укучыларның кайнар ризык белән тәэмин ителәчәген искәрткән.

https://vatantat.ru/2020/07/30178/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев